"Ефәк юлы" Казан – Чаллы – Уфа маршруты буенча үтәчәк
Тиздән узачак “Ефәк юлы” халыкара раллиенда катнашучылар 16 көн эчендә 10 мең чакрым юл үтәргә тиешләр. Ралли дирекциясе булачак узышлар маршрутындагы детальләргә...
Тиздән узачак “Ефәк юлы” халыкара раллиенда катнашучылар 16 көн эчендә 10 мең чакрым юл үтәргә тиешләр.
Ралли дирекциясе булачак узышлар маршрутындагы детальләргә ачыклык керткән. Раллига тантаналы старт 8 июльдә Мәскәүдә бирелә. Беренче махсус участок автоград аша, Казан – Чаллы – Уфа маршруты буенча үтәчәк.
Башкортостан республикасын үтеп, “Ефәк юлы” раллие караваны 11 июльдә чик буе пункты аша Казахстанга, аннан 16 июльдә Тянь-Шань тавы сыртларын артта калдырып, Кытайга керәчәк.
– Оештыручылар командасы “Ефәк юлы” раллие маршрутын бик нык уйлап планлаштырдылар. Нәтиҗәдә спорт раллиеның һәм озатучы караванның “юл китабы” язылды, ялга тукталу урыннары билгеләнде, кирәкле килешүләр төзелде, – ди “Ефәк юлы” проекты җитәкчесе Владимир Чагин. – Маршрут башыннан ахырына кадәр киеренке булачак. Ял итәргә вакыт аз бирелә. Авырлыкларның теләсә кайсы участокта очравы ихтимал. Маршрут техника өчен дә, кешеләр өчен дә җитди сынау булачак".
Комментарийлар