Логотип «Мәйдан» журналы

"Ефәк юлы-2016" халыкара узышында "КАМАЗ-мастер"лар сынатты...

"Ефәк юлы-2016" халыкара узышы кысаларында Казанда спортчылар 2 чакрым махсус ясалган комлы трассаны үттеләр. Фото http://intertat.ru/ttКазансу елгасы буенда ясалган әлеге трассада барлык узышчылар да...

"Ефәк юлы-2016" халыкара узышы кысаларында Казанда спортчылар 2 чакрым махсус ясалган комлы трассаны үттеләр.
cfe1601bd7539550baa961dc7f9c5692_L Фото http://intertat.ru/tt
Казансу елгасы буенда ясалган әлеге трассада барлык узышчылар да финишка килеп җитә алмады.
Раллиның беренче махсус участогы – якынча ике чакрым озынлыктагы прологта үз көчләрен сынарга барлыгы 27 йөк машинасы һәм юлсыз җирдә дә йөрергә сәләтле 110 җиңел автомобиль чыкты. Алар арасында Чаллының 6 "КАМАЗ-Мастер" экипажы да бар иде.
Яңгыр явып, кыенлыклар килеп чыкты. Бигрәк тә җиңел узыш машиналарына авырга туры килде. Хәтта кайберләре финишка барып җитә алмады, аларны соңыннан йөк машиналары сөйрәде. Шул сәбәпле йөк машиналары да старт сызыгына тиз генә чыга алмады.
Кичәге узышта внедорожниклар арасында Казан трассасында беренче урынны Peugeot белән Франция узышчысы, "Дакар" узышларында җиңүләр саны буенча рекордчы – Стефан Петерансель яулады. Ул 2 чакрым араны 1 минут 31 секунда җилдереп үтте. Икенче урында – G-Energy team командасы вәкиле, Россия узышчысы Владимир Васильев. Өченче булып Петерансельнең командадашы Себастьен Леб килде. Классик раллида моңа кадәр 9 тапкыр дөнья чемпионы булган әлеге узышчы һәм Россия спортчысы Владимир Васильев лидердан 4 секундка гына калышты.
Кызганыч, "КАМАЗ-мастер" командалары беренче өчлеккә керә алмады. Казан трассасын беренче булып Голландия узышчысы Renault белән Мартен ван ден Бринк үтте – 1 минут 51 секунд. Аннан "МАЗ" узышчысы Сергей Вязович 3 секундка гына калышты. Өченче булып шундый ук вакыт белән Голлпндиянең тагын бер спортчысы Паскаль де Бар килде. Алты "КАМАЗ-мастер" экипажы арасында иң яхшы нәтиҗәне Эдуард Николаев күрсәтте. Ул – бишенче.

Комментарийлар