Логотип «Мәйдан» журналы

Ефәк күбәләге алмагачларны җимешсез калдырмагае: аннан котылып һәм сакланып буламы?

Бер әңгәмәсендә халык синоптигы – Балтач районының Янгул авылында яшәүче Әмир абый Шәрәфиев, кышның һәм майның җылы килүе аркасында җимеш агачлары кортларга мөмкин, дип кисәткән иде.Юраганы юш килде....

Бер әңгәмәсендә халык синоптигы – Балтач районының Янгул авылында яшәүче Әмир абый Шәрәфиев, кышның һәм майның җылы килүе аркасында җимеш агачлары кортларга мөмкин, дип кисәткән иде.




Юраганы юш килде. Саба, Арча, Кукмара, Балтач районнары бакчачылары ефәк күбәләге дигән кортның (шелкопряд) чия белән алмагачка һөҗүм итүеннән зарлана.
Саба районының Иләбәр авылында яшәүче, инстаграмда тәмле ризык рецептлары белән бүлешүче Исмегөл апа да иң беренчеләрдән булып бакчасындагы алмагачны фотога төшереп элеп, менә шундый галәмәт итеп корт басты, күршеләрнең бөтен алмагачын сырып алган, дип язып куйган иде. Шуннан соң социаль челтәрләрдә мондый фотолар шактый күбәеп китте. Барысы да ефәк күбәләгеннән зарлана.

Әмир абыйга да күп кенә бакчачылар мөрәҗәгать иткән.
– Агачта пәрәвез сарган кебек була да, яфракны ашап бетерәләр. Бер тисә, агачны корыта инде ул. Агачка бик зур зыян сала, «Бордо»лар белән бетереп була, мин үзем әз генә «Престиж» дигән бәрәңге агуы кулланам, – диде ул безгә.
Арча районы бакчачысы Хәнәфи Гарәфиев бакчаларында әлегә мондый кортларның күренмәвен, әмма күренгән очракта 1 литр суга 10 мг нашатырь спирты кушып сибәргә киңәш итә.
Бакчачы һәм ландшафт-дизайнер, эшмәкәр Алим Галимуллин, ефәк кортының күп төрләре билгеле, ди.


– Бездә, асылда, кузы үргечләр семьялыгыннан булган кортлар кү­ренә. Аны русча кольчатый шелкопряд дип атыйлар. Алар бездә электән үк күренәләр иде, быел исә күп итеп төркем-төркем булып куркыныч кыяфәттә торалар. Миңа калса, елдан-ел арта гына баралар. Шәхсән үзем химик чаралар куллану ягында түгелмен. Әмма әлеге очракта ансыз булмый, чөнки бик күп алар. Бу кортлардан котылу өчен, өч этапта бәрәңге агуын кулланабыз. Соңында «Алатар» дигән препарат кулланырга туры килде. Алар төнге тормыш белән яши, көндез бер җиргә җыелып укмашып торалар, ә кич белән таралып, яфракларны ашый башлыйлар. Кайбер бакчачылар, кич белән чыксаң, өстеңә дә коелалар, диләр. Ефәк күбәләгенең таралуын мин әлеге дә баягы химик препаратлар сиптерүдән күрәм (бу очракта гранулалар куллану отышлырак). Билгеле бер корткычлардан котылабыз дип, аның тәэсире белән шул ук ефәк күбәләген ашап бара торган бөҗәкләрне дә кырабыз. Әйтик, шул ук камка, челтәр канатлы алтын күз (златоглазка), бызылдавык (жужелица) ефәк күбәләгенең личинкасын ашыйлар. Шунысын да әйтергә кирәк: кәлтә еланы бакчачыларның төп ярдәмчесе булып тора. Ул булганда, бакчага корткычлар һөҗүм итми. Аның файдадан башка зыяны юк. Бакчагызда күренсә, аннан котылырга ашыкмагыз. Бакчада бәрхет гөле кебек исле чәчәкләр утырту да булыша. Ә ефәк күбәләге алмагачның яфрак­ларын ашап бетерә дә шунда йомыр­ка сала. Бер күбәләктән 300дән алып 1200гә кадәр личинка чыга ала. Шуңа да бер төн эчендә бер агачны ашап бетерүләре дә бик мөмкин. Агачта җәй яки көз көне соры төстә әллә каян күренеп торган беләзек формасында тыгыз булып оешкан күбәләк йомыркалары күренсә, ул ботакны төптән кисеп атыгыз һәм шул «беләзек»не керосинга салыгыз. Хәзер исә бакчачылар бәрәңге агуы сибә, зыяныннан курыксалар, көндез җыеп алып, керосинга сала ала. Агу сибәр алдыннан пәрәвезен «ватыгыз, – дип сөйләде Алим.




Бакчачы-блогер сүзләренчә, быел ефәк күбәләге алмагачларда гына түгел, имәндә, нарат, ясмин куагында да күренгән.
Дилбәр Гарифуллина

«Шәһри Казан»

Комментарийлар