Логотип «Мәйдан» журналы

Әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов татар язучысына өйдә торганда күбрәк укырга киңәш итә

Әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов үзизоляциядә утыру вакытын әдипләребезгә файдага дип саный. «Татар-информ» хәбәрчесе белән ул шушы фикерләре белән уртаклашты.«Бүгенге татар язучыларының татар әдәбияты...



Әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов үзизоляциядә утыру вакытын әдипләребезгә файдага дип саный. «Татар-информ» хәбәрчесе белән ул шушы фикерләре белән уртаклашты.





«Бүгенге татар язучыларының татар әдәбиятында да чагыла торган йомшак урыны — үткән әдәбиятыбызны, башка халыклар әдәбиятын чагыштырмача аз белүләре. Язучыларыбыз үзизоляциядә утырган вакытларын интернет ашамы, үз китапханәләрендәме — әдәбиятны күбрәк укырга тотсыннар иде», — дип киңәш бирә ул татар язучыларына.




«Бу вакыт язучы кешегә үзен баетырга ярдәм итә. Дөнья ыгы-зыгыларыннан арынып тынычланырга була. „Мин кем?“ дип уйланырга, халкым, илем дип уйланырга була. Мин изоляциядә утырган ун көн эчендә шулар турында уйландым», — ди галим.




«Дөнья ыгы-зыгысыннан аерылып китап белән, каләм белән бергә-бер калу язучыга бик кирәк», — ди Әлфәт Закирҗанов.


 
Фото: Солтан Исхаков

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар