Логотип «Мәйдан» журналы

Эчке эшләр министрлыгы ике хатын-кызны таптатучының автомобиле видеосын тәкъдим итә [+ВИДЕО]

Ике кешенең үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте Әлмәттә Шевченко һәм Тукай урамнары чатында килеп чыккан.Татарстан Эчке эшләр министрлыгы Әлмәттә җәяүлеләрне таптаткан исерек машина йөртүче автомоб...

Ике кешенең үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте Әлмәттә Шевченко һәм Тукай урамнары чатында килеп чыккан.
x2trt4tspri
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы Әлмәттә җәяүлеләрне таптаткан исерек машина йөртүче автомобиленнән регистратор видеосын тәкъдим итте.
Видеоязма кадрларында “Лада” машинасын йөртүче тулы тизлектә ике хатын-кызны бәрдергәнлеге һәм урыннан китеп барганлыгы күренә.
99нчы модельле “Лада” машинасының 27 яшьлек йөртүчесе урамны “яшел” утта чыгучы ике җәяүлене таптаткан. Гаепле кеше юл-транспорт һәлакәте урыныннан, тукталып тормыйча, качып киткән. Соңрак полицейскийлар "кайнар эздән" аны тоткарлаган. Исерек машина йөртүче бәрдергән җәяүлеләр фаҗига урынында ук һәлак булган.
[embed]https://www.youtube.com/watch?v=GH-ExU5pJOY[/embed]
Фото: соц сети

 https://tatar-inform.tatar

Комментарийлар