Ә сез теплицагызны киләсе елга әзерләдегезме?
Теплицаны иң элек үсемлек калдыклары, черегән җимешләр, терәк һәм бәйләвечләрдән арындырыгыз.Шуннан соң туфракның өске өлешен казып алып (5-7 см), аны киләсе елга кәбестә, кишер, суган утыртасы уры...
Теплицаны иң элек үсемлек калдыклары, черегән җимешләр, терәк һәм бәйләвечләрдән арындырыгыз.
![posadka_ogurcov_-_obezzarazhivanie_teplicy](http://maydan.tatar/wp-content/uploads/2016/10/posadka_ogurcov_-_obezzarazhivanie_teplicy.jpg)
Шуннан соң туфракның өске өлешен казып алып (5-7 см), аны киләсе елга кәбестә, кишер, суган утыртасы урынга таратыгыз. Теплицадагы туфракны яхшылап казыгыз. Теләсә нинди корткычларга каршы хлорлы известь кулланырга була. Моның өчен 1 квадрат метр җиргә 100-200 гр чамасы хлорлы известь кертеп, тырмалагыз. Пыяла теплицаның стена һәм түшәмен дә известь эремәсе белән зарарсызландырырга була. Бу очракта 10 л суга 100 гр известь кушып, 4 сәгать төнәтергә кирәк. Помидор, борыч, кыяр үсә торган урынны ел саен алыштырып торырга тырышыгыз. Бу бактериоз, үрмәкүч бете, фитофтороза авыруларыннан саклану өчен кирәк.

Комментарийлар