Логотип «Мәйдан» журналы

Ә сез белә идегезме?

Үрдергән карабодай ашаганыгыз бармы? Юк? Димәк, сез аның никадәр файдалы икәнен белмисез.Үрдергән карабодай ярмасын табигый допинг дияргә була. Ул иммунитетны яхшырта, организмга хәл кертә, организмда...


Үрдергән карабодай ашаганыгыз бармы? Юк? Димәк, сез аның никадәр файдалы икәнен белмисез.



1216446
Үрдергән карабодай ярмасын табигый допинг дияргә була. Ул иммунитетны яхшырта, организмга хәл кертә, организмдагы матдәләр алмашын яхшырта.
Карабодай үрдерү өчен аны салкын суда берничә тапкыр яхшылап юабыз да суга салып, бер сәгать тотабыз. Аннары тагын юабыз, су үтәкүренмәле булырга тиеш. Киптергәч, берәр савытка салып, өстенә тәлинкә каплыйбыз да коры урынга куябыз. Аңа кояш нурлары төшеп торырга тиеш түгел. 8-12 сәгатьтән карабодайны тагын бер кат юып, киптерергә куегыз. Үрдергән ярманы бер тәүлектән соң ашарга да була.

http://almet-rt.ru/tt

Комментарийлар