Логотип «Мәйдан» журналы

Джеки Чан "Оскар" премиясен алды

Джеки Чан кинематография үсешенә өлеш керткән өчен «Оскар» премиясенә ия булды.Премия бирү тантанасы 12 ноябрьдә Калифорния штатында, Лос-Анджелеста Hollywood and Highland Center күңел ачу комплексынд...

Джеки Чан кинематография үсешенә өлеш керткән өчен «Оскар» премиясенә ия булды.
g16
Премия бирү тантанасы 12 ноябрьдә Калифорния штатында, Лос-Анджелеста Hollywood and Highland Center күңел ачу комплексында узган.
“Оскар” премиясен алганда, Джеки Чан кинематография өлкәсендә озак эшләвенә карамастан, мондый дәрәҗәле бүләккә ия булуын көтмәгәнен билгеләп үтә.
Мәгълүм булганча, 1971 елда Джеки Чан мәктәпне тәмамлаганнан соң каскадер булып эшли. Нәкъ менә шул чорда ул кинокарьерасын башлый. 1970 еллар уртасында Джеки Чанны зур рольләргә чакыралар, ул бик тиз арада Гонкогта иң күп акча ала торган актерга әйләнә. Үзен сценарист сыйфатында да сынап карый, үз фильмнарын төшерә, үзе музыкасын яза һәм үзе барлык трюкларны башкара.
Джеки Чан «Разборка в Бронксе» (1995 ел) картинасы дөнья күргәч таныла. Аннары тамашачы тарафыннан яхшы кабул ителгән «Криминальная история», «Первый удар», «Громобой», «Шанхайский полдень», «Час пик», «Шаолинь» һәм башка кинолар чыга. 100 дән артык фильмда баш рольләрне башкара.
Джеки Чан җырчы буларак та билгеле. Ул 1984 елдан алып 100 дән артык җыр туплаган 20 альбом чыгарган. Ул җырларны китай, япон һәм инглиз телләрендә башкара. Бүгенге көндә дә Джеки Чан эшли һәм киләчәккә иҗади планнар белән яши.

Комментарийлар