“Дуслык ордены” һәм уйналмый калган Отелло - Ринат Таҗетдинов 80 яшьлеген бәйрәм итте
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдиновның 80 яшьлек юбилей кичәсе сәхнәдә барган интервьюдан башланды. Фото: Салават КамалетдиновКичәне алып баручы яшь артист Ришат Әхмәдуллин белән...
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдиновның 80 яшьлек юбилей кичәсе сәхнәдә барган интервьюдан башланды.
Фото: Салават Камалетдинов
Кичәне алып баручы яшь артист Ришат Әхмәдуллин белән юбиляр арасында булган кыска гына әңгәмәдән без түбәндәгеләрне белдек:- Ринат Таҗетдиновның авылдагы нәсел кушаматы - Таҗук, ул Таҗетдинов фамилиясеннән алынган;
- 56 ел сәхнәдә булган актерның кимендә ике уйналмаган роле калган. Берсе – Хуҗа Насретдин, икенчесе – Отелло. Беренчесен театрда Ринат Таҗетдиновның сабакташы Равил Шәрәфиев уйнаса, Шекспирның “Отелло”сы бөтенләй куелмаган;
- иң яраткан роле – Муса Җәлил. Ул бу рольне хәзер дә уйнарга әзер;
- мәхәббәтне уйнар өчен партнерыңны яратырга кирәк.
Сүз уңаеннан, актер сәхнәдә гашыйк карт ролен уйнап, яшь коллегаларына мастер-класс та күрсәтте. Ул катнашкан “Бабайлар чуагы” спектакле (Илгиз Зәйниев пьесасы) кичә программасына кергән иде. Спектакльдә Ринат Таҗетдинов Наилә Гәрәевага тәкъдим ясады.
Камал театры сәхнәсендә барган һәм режиссер, драматург Илгиз Зәйниев куйган өч сәгатьлек программа, нигездә, котлауларга корылган иде. Төп котлаучы – татар театрын яратучы, бирегә шактый еш килүче җитәкче – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Ул Татарстан Республикасы Президенты Указы белән бирелгән "Дуслык ордены"н тапшырды.
Күренекле актерны Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды җитәкчесе Нурия Хашимова, Чүпрәле районы вәкилләре, районның якташлык җәмгыяте рәисе, филология фәннәре докторы Рәдиф Җамалетдинов, “Татнефть” җәмгыяте вәкиле Илшат Миңгәрәев котлады. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Ханов ихлас теләкләрен җиткерде. Ул, “Дуслык ордены”на ишарәләп, актерны “ике республика арасында дуслык күпере салучы” дип атады. Ә җыры белән котлаган Салават Фәтхетдинов шушы сәхнәдә 10 елдан соң очрашу билгеләде – үзенең актерның 90 яшьлегенә киләчәген әйтте. “Моннан ун ел элек Ринат абый 70 яшькә җитүеннән бер дә риза түгел иде, “70 бит ә!” дигән иде, хәзер дә шундыйрак сүзләр көтсәм... ул шат”, - диде Салават Фәтхетдинов.
Кичә барышында тамашачы Ринат Таҗетдиновның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә 29 яшендә лаек булуын, Татарстанда бердәнбер “Алтын битлек” театр премиясенә ия актер икәнлеген искә төшереп кенә калмады, премияне бирү өчен тавышка куйганда, жюриның бертавыштан карар кабул итүен дә белде. Анысын юбилярны котларга килгән Оренбург рус драма театрының баш режиссеры, “Алтын битлек” милли театр премиясенең жюри әгъзасы Рифкать Исрафилов ишеттерде. Константин Иванов исемендәге Чуваш дәүләт академия драма театры артисткалары җыр-бию белән котладылар һәм тамаша залын алкышлатып “матур бабай” диделәр.
Котларга теләүчеләр шулкадәр күп булган ки, оештыручылар вакытны артык сузмыйча гына котлату җаен тапканнар – Татарстан театрларының котлау сүзләре видеога яздырылган иде. Тинчурин, Кариев, “Әкият”, Оренбург дәүләт театрлары, Әлмәт, Минзәлә, Буа, Чаллы театрлары җылы сүзләрен видео аша җиткерделәр.
Ниһаять, сәхнәгә шепкинчылар чыкты. Аларның да сиксәнгә җитүчеләре күп түгел – Нәҗибә Ихсанова, Гөлсем Исәнгулова, Рабит Батулла, Равил Шәрәфиев, Әзһәр Шакиров, Әхтәм Зарипов, Наил Дунаев. Сабакташлар исеменнән котлау сүзләрен Рабит Батулла әйтте, Гөлсем Исәнгулова дәвам итте.
Котлауларның иң хәтердә калырдае юмор белән яңгырады. “Сез - ялгыз калган пенсионер карчыкларның хыялы, сез карт бүре булсагыз да, все-таки бүре”, - диде Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиевның герое – Ринат Таҗетдиновның яшьтәше образындагы карт. Ринат Таҗетдиновның тугрылыклы тамашачысы бу сүзләрдән соң актерның соңгы еллардагы иң истә калган ролен – “Кара чикмән” спектаклендәге Карт бүрене искә төшергәндер.
Юбилейный вечер 80 летия Рината Тазетдинова
Тамашачы яраткан артистын күрергә зал тутырып килгән иде. Кичә ахырында Ринат Таҗетдинов яраткан коллективына һәм яраткан тамашачысына рәхмәтләрен җиткерде һәм хәленнән килгән кадәр уйнаячагын әйтте. Коллектив сәхнәгә "Алтын битлек" ясалган һәм "Таҗи - 80" дип язылган торт чыгарды.
Кичәне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы онлайн күрсәтnе. Аны сайтның “Видеоязмалар” бүлегеннән карарга мөмкин булачак.
Мәгълүмат өчен. Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, СССРның Дәүләт бүләге лауреаты, М.Сәлимҗанов исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, “Алтын битлек” Россия милли театраль премиясе лауреаты Ринат Таҗетдинов 1938 елның 1 гыйнварында Татарстанның Чүпрәле районы Кече Чынлы авылына туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. 1989 - 2010 елларда Татарстанның театр әһелләре берлеге рәисе.

Комментарийлар