Логотип «Мәйдан» журналы

Дуслык белән көчле без

Чаллы шәһәренең М.Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә инде менә 4 нче тапкыр Төбәк халыкларының милли мәдәниятен һәм әдәбиятын чагылдырган «Чаллы – дуслар каласы» дип аталган китапханә фестивале дусл...

Чаллы шәһәренең М.Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә инде менә 4 нче тапкыр Төбәк халыкларының милли мәдәниятен һәм әдәбиятын чагылдырган «Чаллы – дуслар каласы» дип аталган китапханә фестивале дусларны берләштерде.
img_0136
 
Фестиваль китапханәнең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге һәм «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты белән берлектә, шәһәребездә яшәүче татар, рус, башкорт, чуваш, мари, әрмән, алман, керәшен, азәрбайҗан милләтләре катнашында уздырылды. Әлеге бәйрәм Халыкара туган тел көненә багышланды.
Фестиваль үз эшен китапханәнең Актлар залында 12.00 сәгатьтә башлап җибәрде. Бәйрәмнең ачылу тантанасында шәһәрнең Комсомол районы башкарма комитеты, мәдәният идарәсе, милли җәмгыять вәкилләре катнашты.
Фестиваль кысаларында алты кызыклы һәм мавыктыргыч мәйданчык үз эшен алып барды. Аларның һәрберсе тематик китап күргәзмәләре белән үрелеп барды.
«Әдәби Чаллы» мәйданчыгында кечкенә дусларыбыз өчен безнең төбәктә яшәүче балалар шагыйрьләре Әлфия Габрашитова, Раушания Гыйләҗева белән кызыклы очрашу оештырылды, шигырь укырга теләүчеләр өчен ирекле микрофон эшләде. «Әдәби чатыр» мәйданчыгында исә китап укучыларыбыз шәһәребезнең шагыйрәсе, автор-башкаручы Валентина Садовникова белән кызыклы әңгәмә алып барды. «Алтын куллар» мәйданчыгы һөнәрчелеккә багышланды һәм биредә халык промыселлары күргәзмә-ярминкәсе, «Халык бизәкләре», «Халык курчагы» исемле мастер-класслар үткәрелде. Милли уеннар һәм биюләр белән кызыксынучыларны «Биюнең тылсымлы дөньясы» мәйданчыгы үзенә җыйды.
img_0119-1
«Гасырлар хәзинәсе» исемле мәйданчыкта татар мәгърифәтчесе, язучы Ш. Мәрҗәни иҗатына багышланган «Мәрҗәниле халыктан без» исемле түгәрәк өстәл оештырылды. Анда дөньякүләм билгеле борынгы кулъязмалар, китаплар белән таныштылар.
«Дуслык утравы»нда исә кунаклар Чаллы шәһәрендә яшәүче халыкларның көнкүреше, тарихына сәяхәт кылдылар.
Чараның кунаклары “КАМАЗ” мәдәният сарае каршында эшләп килүче Наилә Иванова исемендәге “Манзара” театры артистлары укучыларыбыз күңелендә аерым бер истәлек калдырып китте.
Фестиваль кысаларында Чаллыда яшәүче халыкларның дуслыгын яктырткан «Чаллы – дуслар каласы» балалар рәсем бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды. Кичәбез «Күбәләк биюе» яктылык шоуы, «Планка мьюзик» продюссерлык үзәге солистлары башкаруында «Чаллы гимны» белән үз эшен тәмамланды.
img_0267

Чаллы үзәк китапханәсенең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Резедә ГАЙНЕТДИНОВА.

 
 

Комментарийлар