Логотип «Мәйдан» журналы

Дүрт сәнгать әһеле “Татарстанның атказанган артисты” исеменә лаек булды

Дүрт сәнгать әһеле “Татарстан Республикасының атказанган артисты” исеменә лаек булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге указны 20 мартта имзалады.Татарстан халык уен кораллары дәүләт оркест...

Дүрт сәнгать әһеле “Татарстан Республикасының атказанган артисты” исеменә лаек булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге указны 20 мартта имзалады.
Татарстан халык уен кораллары дәүләт оркестры артисты Родик Васильевка музыка сәнгате өлкәсенә керткән өлеше өчен әлеге исем тапшырылды. Театр сәнгатен үстерүгә керткән хезмәтләре өчен Т. А. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры артисты Наил Сәйфетдинов, “Казан” милли-мәдәни үзәге Казан шәһәре филармониясенең балет артисткасы Гөлнара Гыймаева һәм “Әкият” татар дәүләт курчак театры актеры Дилүс Хуҗәхмәтов “Татарстан Республикасының атказанган артисты” исеменә лаек булды.
 
http://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар