Логотип «Мәйдан» журналы

Дума сәнгать әсәрләрен бозучыларга карата канун кабул итәргә җыена

Дәүләт Думасының мәдәният мәсьәләләре комитеты башлыгы Станислав Говорухин сәнгатьтә әхлакый чикләүләр һәм мәдәният объектларын вандализмнан яклау турында берничә тәкъдим белән чыккан. Бу тәкъдимнәр 1...

Дәүләт Думасының мәдәният мәсьәләләре комитеты башлыгы Станислав Говорухин сәнгатьтә әхлакый чикләүләр һәм мәдәният объектларын вандализмнан яклау турында берничә тәкъдим белән чыккан. Бу тәкъдимнәр 17 ноябрьдә үк каралырга мөмкин дип яза “Коммерсант”.
0002-002-muzyka-vesny
Говорухин җинаять һәм административ хокук бозулар кодексларына кырысрак чаралар кертүне сорый. Әйтик, сәнгать әсәрен бозу өчен 1 миллион сумга кадәр штраф һәм ике елга кадәр төрмәгә утырту тәкъдиме кертелә.
Моннан тыш, депутатлар административ хокук бозулар кодексына сәнгать әсәрен мыскыллау маддәсен кертергә һәм “фильмнарны, әдәби әсәрләрне, сәнгать яки халык иҗаты әсәрләрен халыкка чыгаруга киртә куйган өчен” штраф салырга тәкъдим итә.
Говорухинның әлеге башлангычы кайбер активистларның “җәнҗал тудырган” күргәзмәләрне ябу таләбенә җавап булды. Бертуган Люмьер исемендәге фотография үзәгендә Джок Стерджесның күргәзмәсе шау-шу куптарган иде. Ноябрь башында Говорухин Николай II һәм балерина Матильда Кшесинская турындагы Алексей Учительнең “Матильда” исемле фильмын баш прокуратура тарафыннан тикшерелүен дә тәнкыйтьләп чыкты.

Комментарийлар