Логотип «Мәйдан» журналы

Дума депутаты Чаллы студентларына 33әр мең сум стипендия тапшырган

Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының уку алдынгыларына тантаналы шартларда исемле стипендияләр тапшырды, дип хәбәр итә “Шәһри Чаллы” басмасы.33 мең су...

Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының уку алдынгыларына тантаналы шартларда исемле стипендияләр тапшырды, дип хәбәр итә “Шәһри Чаллы” басмасы.
tr23
33 мең сум стипендиягә һәм Рәхмәт хатына математика һәм информатика факультында “5”ле билгеләренә генә укучы Алсу Гыйльфанова, тарих-география факультеты студенты Александр Альминеев һәм физкультура факультетының яшь укытучысы Александр Морозов лаек булды. “Стипендия тапшыру беренче хатын-кыз космонавт Валентина Терешкованың галәмгә очу көненә туры килде. Галәм киңлекләрен яулау халәте сезне беркайчан да ташламасын”, – ди Әлфия Когогина.

Комментарийлар