Логотип «Мәйдан» журналы

Дубай Ислам банкының Россиядәге филиалын ачу өчен Казан мәйданчыгы гына карала

Татарстанның ислам банкингы өлкәсендә потенциалы югары, дип белдерде Дубай Ислам банкы генераль директоры Аднан Чилван. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә. Моңа кадәр ТР Инвестицион үсеш...

Татарстанның ислам банкингы өлкәсендә потенциалы югары, дип белдерде Дубай Ислам банкы генераль директоры Аднан Чилван. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә.
 
Моңа кадәр ТР Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина банкның Татарстанда үз филиалын ачарга җыенуы хакында хәбәр иткән иде.
«Дубай Ислам банкы – дөньядагы беренче ислам банкы. Безнең җиде илдә (нигездә, Көньяк-Көнчыгыш Азия, Африка һ.б.) филиалларыбыз бар. Әмма без һәрвакытта да дөньяда ислам финанслары механизмнарын киңәйтү вариантларын карыйбыз. Россия күптән күз уңында иде һәм Татарстаның бу уңайдан мөмкинлекләре зур дигән нәтиҗәгә килдек», - диде Аднан Чилван.
Банк башлыгы сүзләренчә, KazanSummit мәйданчыгы – сөйләшүләр алып бару һәм төбәктә норматив сәясәтне өйрәнү өчен яхшы мөмкинлек. Ул алга таба әлеге тәҗрибәнең бөтен илгә таралачагына ышаныч белдерде.
Казанда банкның филиалы кайчан ачылачак дигән сорауга, Аднан Чилван әлегә аның төгәл вакыты турында сөйләргә иртәрәк, дип җавап бирде.

Комментарийлар