Логотип «Мәйдан» журналы

Дөньяның иң матур әбисе Казанда яши

Казанның Вознесение бистәсе клубында эшләүче Илия Гарипова Болгариянең София шәһәреннән җиңү яулап кайтты. Ул “Бөтен җиһан дәү әнисе” (“Бабушка Вселенная”) бәйгесенең вице-миссис титулына ия.“2006 елд...

Казанның Вознесение бистәсе клубында эшләүче Илия Гарипова Болгариянең София шәһәреннән җиңү яулап кайтты. Ул “Бөтен җиһан дәү әнисе” (“Бабушка Вселенная”) бәйгесенең вице-миссис титулына ия.
11
“2006 елда “Нечкәбил” исемен яулап, Татарстанның иң гүзәл ханымы булып танылгач, үз алдыма максат куйдым. Мин иң матур әби дә булырга тиеш”, – диде Илия ханым “Татар-информ” хәбәрчесенә.
Илия Гарипова – белеме буенча икътисадчы, озак еллар казначылыкта эшләгән. Иҗатка тартылу сәбәпле, читтән торып Педагогика университетын тәмамлаган. Бүгенге көндә Вознесение бистәсе мәдәният йортында 2-3 яшьлек балалар белән шөгыльләнә. Үзенең “Әкият терапиясе” исемле авторлык программасы бар.
“Бәйге Болгариядә 21 гыйнвар көнне узды. 21 гыйнвар Софиядә әбиләр көне буларак билгеләп үтелә. Шушы көнне анда дөньяның барлык әбиләре җыелып көч сынашты. Мин үз чыгышымда татар әбиләренең шат күңелле, энергияләре ташып торуын күрсәтергә теләдем. Татар биюен биедем, татар әкиятләреннән өзекләр күрсәттем, милли ризыгыбыз чәкчәкне тәкъдим иттем”, – диде дөньяның иң чибәр әбисе.
“Бөтен җиһан дәү әнисе” бәйгесе Софиядә 8нче тапкыр узды. Бу көнгә кадәр анда Татарстаннан бер генә әби дә катнашмаган иде. Илия ханым конкурста республиканы беренчеләрдән булып тәкъдим итте.
 

Комментарийлар