Логотип «Мәйдан» журналы

Дөньядагы иң өлкән хатын-кыз узган тормышын үзенә бирелгән җәза, ди

Чечен республикасында яшәүче Коку Истамбуловага 1 июньдә 129 яшь тула. Аны дөньядагы иң өлкән хатын-кыз дип әйтергә була. Шулай да мондый озын гомер Кокуны бер дә сөендерми: ул үз гомерендә бер г...

Чечен республикасында яшәүче Коку Истамбуловага 1 июньдә 129 яшь тула. Аны дөньядагы иң өлкән хатын-кыз дип әйтергә була.
 
Шулай да мондый озын гомер Кокуны бер дә сөендерми: ул үз гомерендә бер генә бәхетле көнен дә хәтерләми. Революция башланганда аңа 27 яшь була, Икенче бөтендөнья сугышы беткәндә - 55, СССР беткәндә 102 яшен тутыра. "Мин әлеге көннәргә кадәр ничек яши алуымны үзем дә аңламыйм, - ди Коку. - Мин һәрвакыт эштә булдым, җир казыдым, һәм үз гомеремдә бер генә бәхетле дип атарлык көнем булмады. Мин арыдым. Минем өчен бу кадәр озын гомер бүләк түгел, ә киресенчә, Ходай биргән җәзадыр".
Туганнары һәм балалары үлә торган, ә ул һаман яши бирә. Иң соңгыларыннан булып балалары арасында кызы Тамара биш ел элек 104 яшендә вафат булган.
Кокуның бу кадәр озак яшәвенең сере нидә икән соң? Ул ит ашамаска тырыша, сыр һәм әче сөт продуктлары ярата, әмма әйтүе буенча, беркайчан диеталар тотмаган.
"Мин революциядән соң гражданнар сугышын, Икенче бөтендөнья сугышын, 1944 елда халкымны депортацияләүне, соңрак ике тапкыр чечен сугышын кичердем. Шунлыктан мин бәхетсез гомер юлы уздым дип саныйм".
Коку Истамбулова чечен авылында гомер кичергән. Ул совет власте килгәч, чечен халкының тормышы ничек үзгәргәнен искә төшерә: "Безне бик катгый мөселман кануннары буенча тәрбияләделәр. Әле дә хәтеремдә, әби мине киемем муенны каплап бетермәгән өчен бик нык ачуланган иде. Ә совет заманнары җиткәч, хатын-кызлар ачыграк киемнәр кия башлады".
 
 
"Узган тормышыма әйләнеп карасам, нигә иртәрәк үлмәдем икән дип уйлыйм. Гомер буе бары тик эш тә эш, бернинди ял һәм күңел ачулар күрмәдем", - ди 129 яшен тутыручы Коку Истамбулова.
 
 
Чыганак: https://fishki.net/

 

Комментарийлар