Логотип «Мәйдан» журналы

Дөньядагы иң матур әби Казанда җанатарлар футбол кырына туй күлмәгендә чыкты

Grandma Universe 2018 Халыкара матурлык конкурсы җиңүчесе Илия Гарипова Казанда җанатарлар фестивале мини-кырына футбол уйнарга туй күлмәгендә чыкты. Фото: Валерия Белова30 июньдә "Казан-Арена" стадио...

Grandma Universe 2018 Халыкара матурлык конкурсы җиңүчесе Илия Гарипова Казанда җанатарлар фестивале мини-кырына футбол уйнарга туй күлмәгендә чыкты.
070 Фото: Валерия Белова
30 июньдә "Казан-Арена" стадионында узган матчта Франция җыелма командасы Аргентинаны 4:3 исәбе белән отты.
“Мин мондый чараларда катнашырга яратам. Ирем дә футбол уйный, әлбәттә, элек мин дә футбол уйный идем, әмма туй күлмәгендә беренче тапкыр”, - дип сөйләде дөньядагы иң матур әби.
Кәләшләр матчы җанатарлар фестивале мәйданында узды.
Илия Гарипова Болгария халыкара конкурсында Россия данын яклаган. Жюри Казанда яшәүче 45 яшьлек ханымны галәмдәге иң матур әби дип таныган. Аның өч баласы һәм кечкенә оныгы бар.
[embed]https://www.youtube.com/watch?v=yhVVGrFdE9M[/embed]
 
https://tatar-inform.tatar

 
 

Комментарийлар