Логотип «Мәйдан» журналы

Дөньяда яшәү өчен иң арзанлы шәһәрләр исемлеге билгеле булды

Белгечләр планетадагы тормыш итәр өчен иң арзанлы шәһәрләр рейтингын төзегән.Исемлекнең иң башында Сирия башкаласы Дамаск булган. Әлеге тикшеренүне британия журналы  The Economist Intelligence Unit ал...

Белгечләр планетадагы тормыш итәр өчен иң арзанлы шәһәрләр рейтингын төзегән.
Исемлекнең иң башында Сирия башкаласы Дамаск булган. Әлеге тикшеренүне британия журналы  The Economist Intelligence Unit алып барган. Шулай ук, беренче бишлеккә  Каракас (Венесуэла), Алма-Ата (Казахстан), Лагос (Нигерия) һәм Бангалор (Һиндстан) шәһәрләре кергән. Мәскәү һәм Санкт-Петербург бу исемлектә 12 нче һәм 14 нче урында.
Иң кыйммәтле шәһәр булып Сингапур билгеләнгән, аннан кала Париж (Франция), Цюрих (Швейцария), Гонконг (Кытай)  һәм Осло (Норвегия) урын алган.
 

Комментарийлар