Логотип «Мәйдан» журналы

Дөньяда иң кыйммәтле һәм арзанлы шәһәрләр исемлеген төзегәннәр

The Economist (Британия) журналының аналитика бүлеге - Economist Intelligence Unit (EIU) төзегән дөньяның иң кыйммәтләре шәһәрләре исемлегендә беренче урынны Сингапур, Париж һәм Гонконг шәһәрләре  бүл...

The Economist (Британия) журналының аналитика бүлеге - Economist Intelligence Unit (EIU) төзегән дөньяның иң кыйммәтләре шәһәрләре исемлегендә беренче урынны Сингапур, Париж һәм Гонконг шәһәрләре  бүлешкән. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.
047
Иң кыйммәтле шәһәрләр арасына шулай ук Женева, Осака, Сеул, Копенгаген, Нью-Йорк, Тель-Авив һәм Лос-Анджелес кергән.
Мәскәү әлеге рейтингта 86нчы урыннан 102нче баскычка «тәгәрәгән».
Венесуэла башкаласы Каракас яшәү өчен иң арзанлы шәһәр булып чыккан. Ул рейтингта соңгы – 133нче урынны биләгән. Сирия башкаласы Дамаск - 132нче урында.
Иң арзанлы шәһәрләр арасына шулай ук Ташкент, Алма-Ата, Бангалор, Ченнаи, Дәһли, Карачи, Лагос һәм Буэнос-Айрес кергән.
«Дамаск һәм Каракастагы үрнәкләр күрсәткәнчә, сәяси яки икътисади тотрыксызлык йогынтысында арзанлы шәһәрләрнең саны артканнан-арта бара», - дип искәртә доклад авторлары.
Фото: pixabay.com

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/19/182891/

Комментарийлар