Логотип «Мәйдан» журналы

Дөньяда бердәнбер

«Өч аяклы кеше» дигән язмаларымны «Соңгы сүз» белән дә түгәрәкләгәч, инде аларны көтмәгәндә яңадан «түгәрәкләп», тагын да дәвам итәргә туры килер дип һич тә уйламаган идем.

Тормыш үтә дә катлаулы, сихри дә, гади дә нәрсә, шуңа күрә «Хушыгыз» дип хушлашып та, янә дә «Исәнмесез!» дип сәламләшү табигый сагыныч икән. Аннан, мин үзем дә әйтеләсен әйтеп бетермәгәнмен, күрәсең. Язмаларым уртасындарак мин Наратлы-Кичү һәм Пошалым авылларын күркәмлек үрнәге итеп телгә алсам да, шуларның икенчесе Наратлы-Кичүдән беркемне дә сурәтләмичә, «онытып китеп», үземне бурычлы калдырганмын икән бит!
Аларның миңа үпкәләргә хакы бармы? Бар! Бәлки аннан, ул авылдан, горурланырлык затлар булмагандыр? Авызыңнан җил алсын! Булмый димә? Гафу, гафу!..
Менә шуларның берсе – колхоз авылы бензовозында гомере буе ягулык ташыган Разил Корбанов. Халык биргән исеме дә «Авылның беренче машинасының беренче шоферы». Бераз алга киттеп әйткәндә, гангренадан бер аягын кистереп, таякка калгач, барлык кешеләрне таң калдырып, бер аяк белән йөк машинасы йөрткән, икенче, сау-сәламәт аягына кулайлама ясатып, шул бер аяк белән ун ел буе (!!!) халыкка хуҗалык урманы, төзелеш агачы кирәксә, калын урман, пассажирлар сыйфатында кешеләр ташыган, печән чапкан, кыскасы, авылга башкалар, тәне-бәдәне белән сау-сәламәт кешеләрдән дә арттырып хезмәт күрсәткән Разил Корбанов бит ул. Аны, һич арттырмыйча, үзенә күрә, авылыбызның гына түгел, халкыбызның Маресьевы дип атап булыр иде. Маресьев очкыч штурвалына протез «аякларын» бәйләп очкан булса, Разил Корбанов кешелек тарихында беренче тапкыр йөк машинасын газ педаленә, образлы итеп әйткәндә, йөрәге белән басып хәрәкәткә китерде һәм бер аяксыз килеш ун еллап кешеләрне утынлы, печәнле, маллы, баллы һәм хәлле итеп килде. Маресьевка аягын егерме биш яшендә кискән булсалар, Разилнең аягын исә алтмыш биш яше тулганда кисәләр. Мондый каһарманлык дәньякүләм танылырга хаклы. Ул җир йөзендә бәлки бердәнбердер дә әле. Менә ни өчен, бер караганда, бензин-солярка исеннән башка нәрсәне белергә дә тиеш булмаган бу адәми затның Наратлы-Кичү һәм башка күрше авыллар чынбарлыгының һәр нәрсәсендә үзе керткән өлеш бар. Бүгенге Наратлы-Кичүдә Разилның катнашы булмаган берәр гаилә, берәр төзелеш, берәр иҗтимагый факт-вакыйга очрар микән? Күктәге йолдызлар да, күрәсең, биредә Разил яшәгән өчен генә кулыңны сузып, тартып кына алырлык булып, авылның өстенә үк ишелеп төшәләр. Чишмәләр, ахры, биредә бары тик Разил яшәгән һәм эшләгән өчен генә шулкадәр ишле һәм мул сулы – яланнарга чыксаң, алар адым саен һәркайдан бәреп чыгалар һәм үзләре шулкадәр татлылар, диген! Суларының салкыны тешеңне сындырырлык булса да, ул һич кенә дә ватмый-сындырмый, бары тик тешләреңне иң яхшы сыйфатлы паста агартмаганны да агарта һәм тамакны чыныктыра.
Наратлы-Кичүдәге һәр нәрсәгә Разил исемен кушсаң да, беркем бернәрсәгә аптырамаячак, үпкәләмәячәк, чөнки хакыйкый вакыйгасы шундый. Дөресе шул. Разилнең бар язмышы, биографиясе һәр кешенең язмышы, биографиясе белән аерылгысыз бәйләнгән. Киресенчә, ничектер күптәнге бер очраклы сүз-әйтем өчен авыр кабул итәргә, үпкәләргә тиешле дип исәпләнгән кеше дә, аны авыл башыннан күренүе белән капкасы төбенә чыгып, каршы алачак. Аның белән бергә булу, бергәлектә гамәл кылу өчен чиратка басачак. Менә ни кадәрле якын күрү! Наратлы-Кичүдә үләннәргә-ташларга кадәр бар нәрсәне авыз тутырып Разил Корбановныкы дип әйтергә мөмкин. Әгәр сүз агачлар турында барса, аларны Разил утырткан агачлар, әгәр сүз үләннәр, чәчкәләр, ашлыклар турында барса, аларны машинасында кадерләп йөртеп, Разил үстергән үләннәр, чәчкәләр, ашлыклар диярләр. Әгәр сүз яшь аналар, сабыйлар, гомумән, кешеләр турында барса, аларны фельдшергә, балалар табу йортына машинасы белән Разил «илткән-алып кайткан» балалар диярләр... Һәр нәрсәдә дә шулай: менә бу – Разил салдырган юл. Менә бу – Разил төзеткән ферма, мал-туар йорты, Разил күтәргән сарай, Разил бураткан бура, Разил башлап пакус чыккан һәм исем биргән печәнлек һәм башкалар, һәм башкаларны искә алып, авылның тавык чүпләсә дә бетмәс ихтыяҗларын беткән эш итеп гамәлгә куячаклар...
Ә бит сүз «Өч аяклы кеше» турында бара, җәмәгать!
Була бит, үзе әгъзаи яктан кимсетелгән халәттә (янә дә «гарип» дип әйтәсем килми!), башкаларга бары тик бәхет кенә илткән кешеләр!
Мин үз гомеремдә бу кадәр дә кеше өчен янган-көйгән һәм чынлап та кешене бәхетле генә итә белгән кешене кеше күргәнем юк иде.
Илаһи!
Миңа аның белән бик тар мәшәкатьле, кыска вакыт эчендә нибары ике тапкыр очрашырга насыйп итте. Ул инде, телгә алуымча, аяксыз калып урын өстендә ята иде. Авылның, кем әйтмешли, беренче һәм гомерлек машина йөртүчесе-шоферы, йөктән-йөккә, чиктән-чиккә сикереп, авылның асфальт дигәнне күрмәгән кышкы юлларындагы тәгәрмәч асларында туңып, көзге яңгырлы юллардан өстерәлеп, чыланып һәм ләм белән капланып, прицеплар арасында кысылып, изелеп, кышкы салкыннарда, ыжгыр давылларда такта кабиналарының йозаксыз-биксез ачык ишекләреннән өргән җилне сулап, берничек тә җылытылмаган утын шакмагыдай ГАЗ-икләрдә, ЗИС-ларда шакыраеп туңып һәм иләнеп имгәнгән кешенең миңа инәлгән карашыннан тетрәнгән идем. Бу үтә зәңгәрдән дә зәңгәр караштан куркып калдым мин. Хәтта чайкалып куйдым мин. Әйе, гомерен дөрес яшәп үткәргән кешенең куркыныч карашы иде бу караш.Үз вакытында ул да бит, ягъни шушы бүгенге фаҗигаи карашның хуҗасы, авылның башка үсмерләре җаена, анысын-монысын уйламыйча, өлкәннәр рәтеннән:
 
Кәһәр төшсен Николайга,
Алты сыер саудырды,
Рәхмәт иптәш Сталинга,
Бер кәҗәгә калдырды, – дип,
 
авыл урамнары буйлап замана такмакларын сипкәндер!..
Чынлап та, урын өстендәге бу караш хәнҗәр кебек аяусыз кайнар иде. Гәүдәнең киселүдән калган өлеше гүя үзе хәнҗәргә әверелгән һәм аның куркыныч карашы да хәнҗәр кебек аяусыз кайнар иде. Мин ул карашта агач башларын аяусыз кискән яшенле яңгырлар күрдем. Күк күкрәүләренең каклыгып сыкрануларын ишеттем. Анда уч төбендәге кебек болытлар актарыла иде. Яшермим, мин бу кадәр дәһшәтле караштан югалыбрак та калдым кебек. Ул, кеше баласы, бу кадәр газапны ничек күтәрә?! Гүя тормаска дип түшәккә калган бу акыл иясе кешелекне үзе кичергән газаплар аша яшәргә өйрәтә һәм «Саулыгыгызның кадерен белегез!» – дип үгет-нәсыйхәт бирә иде. Гүя ул зур яшькелт күзләрендә кайнаган эчкерсез көч чоңгылына алып төшә һәм кешене рухи чистарта, белеп кылган һәм белми кылган гонаһлар өчен җавап, әгәр кирәк икән үткәннәр өчен гафу үтенүне, ярлыкауны тәлап итә. Тыштан тыныч күренгән, әмма эчтән давыллар өермәсендә дулаган бу адәм заты шушы хәлендә дә вак мескенлек тойгысыннан азат булган гадәттән тыш бөек шәхес иде...
Һәм бу авылда... һәм урын өстендә иде!
Кешелекне Кечелеккә алып чыккан кеше. Машина йөртүче-шофер.
Гангрена. Хәтәрләрдән дә хәтәр халәт. Ул шундук аяктан башланмый. Йөрәктән иң еракта исәпләнгән аяк очларына кан кудыру өчен көчле двигатель кирәк. Аяк очларына кан авырлык белән барганга, гангрена еш кына аяктан башлана, моның өчен тәнне керле тырнак белән тырнау да җитә. Разилның сырхавы тырнактан түгел, әйткәнемчә, кышкы салкыннарда, җиргә ятып эшләү, җылытылмаган кабиналарда каклану, салкында, ачуым килмәгәе, шырпы яктысында туң мотордан очкын эзләү, шакыраеп туңу, прицеплар арасында күчәр астында калу, җирдән сөйрәлеп-өстерәлеп бару, көне-төне аяк-кул туңдырудан башланды. Гангрена дигән газаплылардан да газаплы әҗәл чыганагыннан каны агуланып, соңгарак, инде икенче аягын да кистергән, бөтенләй аяксыз калган, әмма урын өстендә дә тормышны зурлап, бар итеп яшәгән бу иҗтиһат иясен берничә сүз белән генә сурәтләгез әле, дисәләр, мин нидән башлаган булыр идем икән? Ул минем сүз кодрәте-сурәтләүләремә мохтаҗлыгы булмаган, елмаюы белән дөньяны яктырткан, үзе өчен нидер сорарга да оныта торган, бөтен барлыгы-булмышы белән кешеләр өчен яратылган, кешеләрне җылытып шөһрәт казанган, моның өчен башкалардан бернинди игътибар, түләү тәлап итмәгән һәм дөньяга мәхәббәте хакына урын өстендә калган сирәкләрдән сирәк җан иясе иде, дияр идем. Әмма, миңа, үзен «иҗатчы» дип атаган кешегә, мондый купшы сүз боткасы гына аз! Сирәк кеше турында үзе шикелле сирәк детальләр кирәк! Курыкма? Эзлә? Тап! Характер хәрәкәттә ачылсын өчен шуларның берничәсен генә телгә алып китик. Совет Армиясендә чакта ул Урта Азиянең Чирчик каласында ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. Бик яхшы хезмәт итә. Командование тарафыннан дистәләгән рәхмәт кәгазьләре, знак-билгеләр, башка бүләкләр ала. Кием-салым чемоданына сыймагач, ул наградаларын аерым чемоданга салып, үзе белән ала. Ташкент аэропортында, Башкортостаннан һәм Мәскәүдән булган ике демобилизацияләнгән хезмәттәше белән самолет көткәндә, аңа берничә минутка гына иптәшләреннән аерылып торырга туры килә. Килсә, ни күзләре белән күрсен – нәкъ шул, «командование мактаган грамытлар» салынган чемоданы юкка чыккан да куйган. Иптәшләрен гаепләү мөмкин түгел һәм бу кирәкми дә, алар болай да йөз суларын түгеп, кайгырыша, кичерешә, әмма ниндидер очраклы карак эләктереп киткән чемоданны гына таба алмый иделәр. «Анда нинди кадерле нәрсәләрең бар иде соң?» – дигән сорауга югалып калмаган Разил «Агрономлыкка укыр өчен сирәк китаплар сатып алган идем», – дип матур ялган белән чикләнде. Ә чынында исә анда, әнисенә шәлъяулык һәм хат алышып торган сөйгәне Рәйхана белән туйларына дип юнәткән акча һәм шул акча төрелгән кәгазьгә язылган дүрт кенә юллык такмак та бар иде:
 
Ари-тур, тура-тур,
Авыл кызлары матур,
Нигә матур булмасын,
Көн дә май ашый бит ул...
 
Югалтулардан югалып калмау, хәтта беркемгә зыян салмау, зарны-конфликтны сиздермичә йотып җибәрү, кечкенә, хәтта зур югалтулардан да баш китәрлек кайгыларга батмыйча, тормышны дәвам итү, киресенчә, аны яңадан тудыру, иҗат итү аның гомерлек яшәү кануны булды. Шушы шарт, хәтта зур дөреслек хакына «кечкенә матур ялган»га бара алу сыйфатлары аларны иң көтелмәгән, очраклы рәвештә калкып чыккан авырлыклардан коткара килде. Андый очраклар тулып ята иде. Мәсәлән, никахларын гына алыйк. Алар, гомумән, Рәйханасы белән 16-17 яшьтән үк, әле Разил армиягә киткәнче үк «танышкан», ягъни күңелләре белән ярәшелгән, егет, авылча тел белән әйткәндә, «Рәйхананың кулын тоткан иде». 1965 елда, Разил өч еллык хәрби хезмәттән кайткач, дөресрәге, 1966 елның гыйнварында алар никах укытырга булдылар. Рәйхана фермада эшли, иң алдынгы, иң яшь, иң мактаулы савымчы. Егет ягы атаклы димче Мәймүнә түткине сөйгәненә яучы итеп җибәрде. Никахның көне-сәгате дә билгеләнде. Чөйдә «ялгыш кына» ялтырап алган дисбе генә, мич башындагы ачы балы гөжләп утырган мичкә генә түгел, хәтта мичтә дөрләп янган каен утынына кадәр кысылышлары булган коммунистлар заманында никах укыту «иң авыр сәяси хаталар»дан санала иде. Шуңа күрә яшьләр бу бәладән аны уразада авыз ачтыру мәшәкате белән каплап котылырга булдылар һәм шулай иттеләр дә. Әлбәттә авылда мулла вазыйфасын башкаручы бабай белән киңәшеп. «Әгәр ата-аналары риза икән, никахлыларның мәҗлестә катнашулары мотлак түгел», – дип, кистереп әйтте мулла абзый. Разил Корбанов фраза әһеле түгел, сүзе-эше бердәм булган егетлек әһеле. Мулла абзый дигәннән, бер уңайдан әйтеп китсәң дә урынлыдыр. Разил авыл советы рәисе булып сайлангач, урам буйлап килгәндә уйланып торган аксакалга тап була. «Нинди кайгыдан уйга калдың, Сабирҗан абзый?» – дип сорый рәис. «Менә мәчетне кайдарак төзергә мөмкин булыр иде икән, дип уйланып торам», – дип җавап бирә аксакал. «Әнә Вәҗи бабайлар урынында төзик тә куйыйк, – ди Разил. – Хәер, авылда мәчет төзетү турында сүз дә күтәрелгәне юк бит әле». «Бәй, күтәрик, – ди аксакал, – башлыйк та, төзик тә!» Шулай итеп авылда мәчет нәкъ шул Вәҗи бабайлар нигезендә күтәрелә дә куя...
Теге никах мәсьәләсен хәл итеп бетерик әле. Сәяси яктан исе сизгеррәк булган Разил никах мәҗлесендә үзләренә – никахта никах укытучыларның үзләренә катнашмаска кирәк дигән фикергә килә. Шулай итәләр, рәхмәт төшкере. Кызык бит, урысныкын кулланып әйткәндә, «Без меня меня женили, я на мельнице пробыл» кебегрәк килеп чыга инде. Әмма бу эшнең башы гына булган икән. Үзләре никахта катнашмаса да, «Иң яшь савымчы» буларак, күптән түгел партияга алынган Рәйхананың «персональ эшен» партбюро утырышында тикшерәләр. Алдынгы савымчы шелтә белән котыла. Иң кискен очракларда да, теге чемодан вакыйгасындагы шикелле, шаяртып маташкан Разил, бу юлы да «Мин бит Рәйханага гына түгел, бирнәсендә партия шелтәсе булган алдынгы савымчы Рәйханага өйләндем» – дип шаяртырга үзендә көч вә акыл таба. Хәер, бераз соңрак, авыл советы рәисе итеп куяр алдыннан, аның үзен дә партиягә алалар һәм «Кырык яшеңә үк калдырмаска иде, нигә партиягә иртәрәк кермәдең?» – дигән сорауга да эре генә чирттереп, «Генерал Карбышев әле 60 яшьтә дә партиягә кергән», – дип шаярта ул...
Әгәр барлык мөмкинлекләре булган шартлар тудырып, Пушкиннар укыган Царское Селоларда укытсаң, авылның дипломсыз инженеры, профессоры Разил Корбанов кем булыр иде икән? Аның шифалы куллары кемнәрне генә дәваламас иде икән? Шифалы йөрәге кемнәрнең генә йөрәген ничек кенәләр шатландырмас иде икән? Йөк машинасын йөртүеннән туктамыйча, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, биш ел буе колхозда агроном булып эшләде. Әйе, агрономмы ул, авыл советы рәисеме, бензовозы гел ишек алдында булды. Бер аяк белән бер рульдән икенче рульгә күчеп утырып, авылдашларына кардәшлек хезмәте күрсәтте. Ул бәлки гомеренең соңгы көннәренә кадәр яраткан эше – агроном булып калган булыр иде. Әмма кешеләр өчен яратылган кешене гел генә конфликт дигән кодача озатып йөри. Андый кодача Разилны да эзләп тапты. Шулай агроном булып матур гына эшләп йөргәндә, колхоз рәисе, аның урынына, киңәшми-нитми, хатынының энесен – кайнешен утыртты. Шушы хәлендә дә өч менә дигән бала үстергән Разил ялына торган кешеләрдән түгел иде. Ул таяк белән өч аяклы булса да, көчле аяклы иде. Ул эшен ташларга мәҗбүр булды. Гангрена исә аның икенче аягын 2018 елның 27 мартында алып китте. Бөтенләй дә урын өстендә калды. Мин аны ике күргәнемдә дә шушы хәлендә күрдем. Мин кеше көченең никадәр чиксез сабырлыкка ия була алуына таң калдым...
Аның карашы үлемсез иде.
Яратканга күрә, яңадан кабатлыйм: мин аның хәнҗәр карашыннан тетрәнгән идем. Ул аяусыз кайнар иде. Мин анда яшенле яңгырлар күрдем. Анда болытлар актарыла иде. Ул бу кадәр газапны ничек күтәрә?! Гүя тормаска дип түшәккә калган бу акыл иясе кешелекне үзе кичергән газаплар аша яшәргә өйрәтә һәм «Саулыгыгызның кадерен белегез!» – дип үгет-нәсыйхәт бирә иде. Гүя ул сине зур яшькелт күзләрендә кайнаган эчкерсез көч чоңгылына алып төшә һәм кешене рухи чистарта, агарта, белеп кылган һәм белми кылган гөнаһлар өчен җавап, әгәр кирәк икән үткәннәр өчен гафу үтенүне, ярлыкауны тәлап итә. Тыштан тыныч күренгән, әмма эчтән давыллар өермәсендә чәчрәп яшьнәгән бу адәм заты шушы хәлендә дә вакчыллык, мескенлек тойгысыннан азат булган гадәттән тыш бөек шәхес иде...
Ул кешеләрне җылытыр өчен гомере буе башта ике, аннан бер аягы белән ягулык ташыды. Халык мәхәббәте аңа теге командованиенең урланган рәхмәтләре булып кире кайтты.
Минзәлә районының Наратлы-Кичү авылыннан «өч аяклы» бөек татар патриоты Разил Корбанов турындагы сигезенче хикәятем шушы урында тәмам.
Хушыгыз. Сөйләгәндә безне дә кушыгыз.
 

Айдар ХӘЛИМ

 

07.08.2019. ЧАЛЛЫ

 

 


«Мәйдан» №4, 2021 ел.

 

Комментарийлар