Логотип «Мәйдан» журналы

Дөнья чемпионаты вакытында Казанда шашлык пешерү тыела

Футбол буенча дөнья чемпионаты-2018 узачак регионнарда мундиаль вакытында махсус янгын куркынычсызлыгы режимы кертелә. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләрне бетерү комиссиясе белдергән. Әлеге режимны Гадәттә...

Футбол буенча дөнья чемпионаты-2018 узачак регионнарда мундиаль вакытында махсус янгын куркынычсызлыгы режимы кертелә. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләрне бетерү комиссиясе белдергән. 
Әлеге режимны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Россия урман хуҗалыгы белән берлектә регионнарның хакимияте тәэмин итәргә тиеш.
Матчлар кабул итүче шәһәр тирәсе территориясендә учаклар ягу, кипкән үлән яндыру тыела. Урман яну куркынычы көчәйгән очракта, гражданнарга урманга баруны тыярга мөмкиннәр. Шулай ук региональ һәм  муниципаль хакимият өстәмә кагыйдәләр дә кертергә хокуклы. Гомумән, учак ягарга гына түгел, мангаллар кулланырга да ярамаячак.
 

Комментарийлар