Логотип «Мәйдан» журналы

Дөнья чемпионаты-2018 җанатар паспортын ярты миллионнан артык кеше алган

Тиздән узачак футбол буенча дөнья чемпионатына теркәлгән җанатарлар саны 600 меңнән узып китте, дип сөйләде турнирга әзерләнү барышы турындагы җыелышта РФ элемтә һәм массакүләм мәгълүмат чаралары мини...

Тиздән узачак футбол буенча дөнья чемпионатына теркәлгән җанатарлар саны 600 меңнән узып китте, дип сөйләде турнирга әзерләнү барышы турындагы җыелышта РФ элемтә һәм массакүләм мәгълүмат чаралары министр урынбасары Олег Пак. Аларның күбесе җанатар паспорты алган инде.
Җанатар паспорты хуҗасына турнир матчлары узачак шәһәрләр арасында һәм шәһәр җәмәгать транспортында бушлай йөрү мөмкинлеге бирә. Чит ил җанатарлары әлеге документ белән чемпионат узу вакытында ил территориясенә визасыз керү хокукына ия була.
 

Комментарийлар