Логотип «Мәйдан» журналы

Донор көне файдага булды

Кичә, 20 апрельдә, Татарстанда донорлар акцияләре кысаларында 436 кеше кан тапшырган. Фото: minzdrav.tatarstan.ruТеләге булган кешеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге һәм Чалл...


Кичә, 20 апрельдә, Татарстанда донорлар акцияләре кысаларында 436 кеше кан тапшырган.



print_1217927_1441926 Фото: minzdrav.tatarstan.ru
Теләге булган кешеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге һәм Чаллы, Түбән Кама, Әлмәттәге филиалларында кан тапшырган. Илкүләм кан доноры көненә багышланган донорлар акцияләре Татарстанда игълан ителгән "Язгы игелек атнасы" кысаларында узган.
Шулай итеп республикада 436 кеше кан тапшырган, кан банкы 178 литрдан артык донорлар каны белән тулыланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте шундый саннар китерә.

 
http://intertat.ru/tt/


 
 

Комментарийлар