Логотип «Мәйдан» журналы

Дөньдагы иң биек статуяны Һиндстанда урнаштырдылар

Һиндстандагы Гуджарат штатының Вадодара шәһәре янында Бердәмлек статуясын урнаштырдылар. Ул - дөньяда иң биек статуя. Постаменты белән бергә биеклеге 240 метр тәшкил итә. Бу турыда "Интерфакс" агентлы...

Һиндстандагы Гуджарат штатының Вадодара шәһәре янында Бердәмлек статуясын урнаштырдылар. Ул - дөньяда иң биек статуя. Постаменты белән бергә биеклеге 240 метр тәшкил итә. Бу турыда "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итте.




 
Статуя Һиндстанның милли герое Сардару Валлабхаи Пателюга багышланган. Һәйкәл Кытайдагы Будда статуясыннан 23 метрга биегрәк. Моңа кадәр Кытайдагы Чжунъюань Буддасы дөньядагы иң биек һәйкәл булып санала иде.
Бу һәйкәл Нью-Йорктагы Ирек статуясыннан ике тапкыр, Волгоградтагы Ватан-Ана һәйкәленнән ике тапкыр диярлек биегрәк.
Фото: https://dailystorm.ru

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/31/174393/


 

Комментарийлар