Логотип «Мәйдан» журналы

Дмитрий Смит: Бөтендөнья допингка каршы агентлык карары безгә кагылмаячак

Бөтендөнья допингка каршы агентлыкның Россия спортчыларының дөнья чемпионатларында һәм Олимпиадаларда чыгышларын тыю турындагы карары киберспортка кагылмаячак. Бу хакта Россия Кубогының Казанда гранд-...


Бөтендөнья допингка каршы агентлыкның Россия спортчыларының дөнья чемпионатларында һәм Олимпиадаларда чыгышларын тыю турындагы карары киберспортка кагылмаячак. Бу хакта Россия Кубогының Казанда гранд-финалы вакытында Россия киберспорт федерациясе президенты Дмитрий Смит сөйләде.


123

«Хәзерге этапта безнең спорт төрләренә берничек тә кагылмый, чөнки бу әлегә спортның олимпия төре түгел. Бу очракта аның шулай булуы безнең файдага. Без олимпия гаиләсенә керү өстендә эшлибез, әмма әлегә моңа ирешә алмадык», — дип хәбәр итте Смит.


Шулай ук ул Казанда турнир уздыруны шәрехләп, аның төп үзенчәлеген билгеләп үтте. «Монда беренче тапкыр виртуаль дрог-рейсинг, техник симулятор дисциплинасында финал уза. Барлыгы бездә алты дисциплина танылды, тиздән тагын берне кабул итәчәкбез», — диде ул.

 
Фото: Михаил Захаров

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар