Логотип «Мәйдан» журналы

Дмитрий Медведев: Яңа мәктәпләр төзү темпын саклап калырга кирәк

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев төбәкләрдә яңа мәктәпләр төзелеше буенча темпларны саклап калырга өндәде. Бу хакта ул 2 сентябрь көнне Мәскәү өлкәсе Красногорск шәһәрендә IT көллияттә видеоко...

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев төбәкләрдә яңа мәктәпләр төзелеше буенча темпларны саклап калырга өндәде. Бу хакта ул 2 сентябрь көнне Мәскәү өлкәсе Красногорск шәһәрендә IT көллияттә видеоконференция режимында уздырган киңәшмәдә әйтте.
Дмитрий Медведев: Яңа мәктәпләр төзү темпын саклап калырга кирәк
“Һәр баланың заманча мәктәптә уку мөмкинлеге булсын өчен, “Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында зур төзелеш башланды. Уку бер сменада булса тагы да яхшырак. Темплар яхшы, аларны саклап калырга кирәк. Заманча, уңайлы мәктәп биналары баланың уку теләгенә тәэсир итә”, - диде Медведев. Быел Россиядә 2 млн га якын беренче сыйныф укучысы тәүге тапкыр парта артына утыруын әйтте.
Яңа урыннар булдыру, мәктәпләрне тәртипкә китерү, өченче сменаны бетерү, авыл җирлегендә мәктәпләр төзелеше өчен, бюджетта, финанслау шартларында, 2016 елдан алып 2021 елга кадәр төбәкләргә барлыгы 200 млрд сумга якын акча каралган. Медведев шушы акча хисабына инде 155 мең урын барлыкка килгәнен искәртте.

Дмитрий Медведев узган елда укучылар саны 1 миллионга артканын билгеләп үтте. Ул күп кенә төбәкләр мәктәпләрне ил казнасыннан ярдәм көтмичә үз акчасына төзүен әйтте. “Алар мәгарифкә керткән акчаның төбәк, ил киләчәгенә кертем булуын аңлыйлар”, – диде. Аның сүзләренчә, быел Россиядә ачылган яңа 170 мәктәпнең 58е федераль акчаны кушып төзелгән. 2019 ел азагына кадәр тагын 200 ләп объект сафка басачак.
“Без уку процессына күп игътибар бирәбез, балаларны кызыксындырырга тырышабыз. Кайбер мәктәпләрдә яңа мәҗбүри дәресләр кертелә. Башлангыч сыйныфларда шахматлар, мәсәлән. Хәтта авылларда да югары технологияле җиһазлы сыйныфлар барлыкка килә. Бу интерактив панельлар, 3D принтерлар һәм башкалар”, - диде Премьер-министр.
Аның сүзләренчә, 2024 ел азагына мондый үсеш нокталары 16 меңгә җитәргә тиеш. “Яңа уку елында 2 меңләп авыл мәктәбендә шундый үзәкләр ачылды. Бу белем көненә яхшы бүләк булгандыр, дип уйлыйм. Укучыларны, студентларны, ата-аналарны, мөгаллимнәрне яңа уку елы башлану белән котлыйм. Уку елы уңышлы, кызыклы булсын”, - дип теләде.
Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/02/192700/

Комментарийлар