Логотип «Мәйдан» журналы

Дэвид Хоуи "WorldSkills"ка югары әзерлек өчен Россия һәм Татарстанга рәхмәт белдерде

Казанда август ахырында һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты узачак.WorldSkills International башкарма директоры Дэвид Хоуи WorldSkills Kazan 2019 чемпионатына югары дәрәҗәдә әзерләнүләре өчен Росси...

Казанда август ахырында һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты узачак.


«Мондый чемпионат күп еллар әзерлек таләп итә. Һәм без кабул иткән якка, Россия коллегаларыбызга, алар күрсәткән дәрәҗә өчен рәхмәт белдерергә тиеш», - диде спикер.
Ул һөнәри осталык буенча WorldSkills 45нче дөнья чемпионаты Казанда август ахырында узачагын искәртте. «Августта без дөньякүләм компетенцияләр турында гамәлдәге белемнәр тәкъдим ителәчәк зур фестивальдә катнашучылар яки тамашачылар булачакбыз, – диде Хоуи. - WorldSkills вакытында яшьләр һәм ата-аналар һөнәр алу һәм карьера төзү өлкәсендәге соңгы яңалыклар турында белә алачаклар».
Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International халыкара хәрәкәте әгъзалары булган барлык илләрнең тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, Париж һәм Шарлеруа шәһәрләрен узып, алды.

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/21/179252/

Комментарийлар