Логотип «Мәйдан» журналы

Дәүләтнеке булмаган фондлар элеккеге пенсия яше буенча пенсия түләячәк

Дәүләтнеке булмаган фондлар белән пенсия тәэмин итү турында килешү төзегән россиялеләр пенсияне элеккеге пенсия яше буенча алачак. Бу хакта Дәүләт Думасының финанс базары комитеты башлыгы Анатолий Акс...

Дәүләтнеке булмаган фондлар белән пенсия тәэмин итү турында килешү төзегән россиялеләр пенсияне элеккеге пенсия яше буенча алачак. Бу хакта Дәүләт Думасының финанс базары комитеты башлыгы Анатолий Аксаковка сылтама белән «Известия» яза.
piksabej
Депутат сүзләренчә, тиешле закон проекты Дәүләт Думасына май азагына кадәр кертеләчәк, ә аны 28 июльгә кадәр язгы сессиядә кабул итәргә мөмкиннәр. Тик башта Үзәк Банк һәм Хөкүмәтнең уңай нәтиҗәсен алырга кирәк. Закон үз көченә ел ахырына кадәр үк керергә мөмкин.
Бу инициатива Дәүләтнеке булмаган фондлар белән пенсия яшен күтәрүгә кадәр контракт төзегән кешеләрнең һәм бу үзгәрешләр үз көченә кергәннән соң моны эшләгән кешеләрнең хокукларын тигезләүгә юнәлдерелгән.
Закон проекты хатын-кызлар дәүләтнеке булмаган пенсияне 55 яшьтән, ә ир-атлар 60 яшьтән ала алачак дип фаразлый. Шул ук вакытта Дәүләтнеке булмаган фондлар белән килешүдә яшьне югарырак билгеләргә мөмкин, әмма ул хатын-кызлар өчен 60 һәм ир-атлар өчен 65 яшьтән артмаска тиеш.
Әлеге нормалар 2019 елның 1 гыйнварыннан соң төзелгән шартнамәләргә кагылачак.
Фото: https://pixabay.com/

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/30/187212/

Комментарийлар