Логотип «Мәйдан» журналы

Дәүләт Думасында ипотека заемчылары өчен җыемнарны киметү турында закон проектын кабул иттеләр

Дәүләт Думасы ипотека бурычлыларына финанс йөкләнешен киметү турындагы законны ахыргы укылышта кабул итте. Закон проекты катлаулы тормыш хәлендә калган ипотека заемчыларына бурычларын тулысынча яки өл...

Дәүләт Думасы ипотека бурычлыларына финанс йөкләнешен киметү турындагы законны ахыргы укылышта кабул итте. Закон проекты катлаулы тормыш хәлендә калган ипотека заемчыларына бурычларын тулысынча яки өлешчә азат итәргә тәкъдим итә.
Дәүләт Думасы депутаты, икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина закон проекты буенча үз фикерен белдерде: “Әлеге закон проекты, чыннан да, көтеп алынган. Исегезгә төшерәм, ул әле 2017 елда ук беренче укылыш узды. Бүген без халыкның социаль яклауга мохтаҗ төркемен хупладык, чөнки мондый башкарма производстволар буенча башкару җыемы йөз мең сумга җитәргә мөмкин. Ипотека кредиты буенча килешүләр төзегән күп кенә гаиләләр башлангыч җыемны инде 7 түгел, ә бурыч суммасының 14 процентын түләргә мәҗбүр булган. Мондый очраклар бездә күп. Әлеге закон проекты әлеге җыем барлык заемчылардан бер тапкыр гына түләтелүе, шуның белән гаилә бюджетын саклап калуы турында сөйли”.

http://nabchelny.ru/

Комментарийлар