Дәүләт Думасына вакытны сезонлы күчерүне кире кайтару турында закон проекты кертелде
Дәүләт Думасы депутаты Андрей Барышев палатага вакытны сезонлы күчерүне кире кайтару турындагы закон проектын кертте. Документ Дума мәгълүматлар базасында урнаштырылган.Автор «Россия Федерациясе терри...
Дәүләт Думасы депутаты Андрей Барышев палатага вакытны сезонлы күчерүне кире кайтару турындагы закон проектын кертте. Документ Дума мәгълүматлар базасында урнаштырылган.
Автор «Россия Федерациясе территориясендә тәүлекнең якты вакытын рациональ файдалану максатларында» ел саен мартның соңгы якшәмбесендә төнге сәгать икедә сәгать телләрен бер сәгатькә алга һәм октябрьнең соңгы якшәмбесендә төнге сәгать өчтә сәгать телләрен бер сәгать кә артка күчерергә тәкъдим итә.
Проектка аңлатма язуында закон кабул итү россиялеләрнең сәламәтлегенә уңай йогынты ясаячак, тормыш сыйфатын, аларның эшкә сәләтлелеген һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттырачак, шулай ук кичке ял өчен өстәмә мөмкинлекләр бирәчәк, диелә.
Инициатива авторы шулай ук закон ярдәмендә иртәнге 6.00 сәгатьтән алып төнге 11.00 сәгатькә кадәр тәүлекнең якты вакытының халык тарафыннан нәтиҗәле кулланылуы артачак, дип белдерә.
Сезонлы вакыт сменасы 2011 елда туктатылды. 2014 елда Россия Президенты законга кул куйды, аның нигезендә ил даими рәвештә кышкы вакытка күчте.

Комментарийлар