Логотип «Мәйдан» журналы

Дәүләт Думасына милли телләрне ирекле өйрәнү турында канун проекты кертелгән

Дәүләт Думасына Россия составына кергән республикаларның дәүләт телләрен укучылар һәм ата-аналар теләге белән ирекле рәвештә өйрәнү мөмкин булуы турында канун проекты кертелгән. Бу хакта РИА Новости х...

Дәүләт Думасына Россия составына кергән республикаларның дәүләт телләрен укучылар һәм ата-аналар теләге белән ирекле рәвештә өйрәнү мөмкин булуы турында канун проекты кертелгән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Шул ук вакытта документ республикаларның дәүләт телләре илдә төп дәүләт теле саналган рус телен “укыту һәм өйрәнүгә зыян салмыйча” өйрәнүне күздә тота.
Россия халыклары телләренә кергән туган телне өйрәнү хокукын мәгариф системасы мөмкинлекләре кысаларында, укучылар һәм ата-аналар яки законлы вәкилләре теләген истә тотып, тормышка ашыру күзаллана.
Укучылар һәм ата-аналар фикерен язма гаризалар җыю ярдәмендә исәпкә алу планлаштырыла.
Канун проектын парламентарийлар Алена Аршинова, Олег Николаев, Шамсаил Саралиев, Олег Смолин, Елена Строкова һәм Борис Чернышев керткән.
 
http://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар