Логотип «Мәйдан» журналы

Дәүләт Думасы юл һәлакәте урыныннан качкан йөртүчеләр өчен җинаять җаваплылыгын катгыйлата

Дәүләт Думасы кешеләр җитди зыян алган һәм үлүчеләр булган юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып киткән йөртүчеләр өчен җинаять җаваплылыгын катгыйлатучы законны өченче укылышта кабул итте. Бу турыда...

Дәүләт Думасы кешеләр җитди зыян алган һәм үлүчеләр булган юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып киткән йөртүчеләр өчен җинаять җаваплылыгын катгыйлатучы законны өченче укылышта кабул итте. Бу турыда “Интерфакс” хәбәр итә.
Әгәр йөртүче кешеләрнең сәламәтлегенә җитди зыян ясалган юл-транспорт һәлакәтеннән качып киткән икән, ул исерек килеш руль артына утырган кешегә бирелә торган җәзаны алачак. Димәк, дүрт елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителәчәк. Әгәр һәлакәттә үлүчеләр булса, ә йөртүче качып китсә, ике елдан җиде елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин. Ике яки аннан да күбрәк кеше үлгән очракта дүрт елдан тугыз елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
Яңа төзәтмәләр авария урыныннан качкан һәм күрсәтмә бирергә килмәгән, шулай ук юл һәлакәте урынында исерек килеш тотылган затларга җинаять җаваплылыгы билгеләү мөмкинлеге бирәчәк.
Аерым алганда, “Юл хәрәкәте һәм транспорт чарасын куллану кагыйдәләрен бозу” турындагы Җинаять кодексының 2, 4 һәм 6нчы матдәләренә төзәтмәләр кертелә.
Моннан тыш, закон проектында машина йөртүчегә корбаннар булмаган һәлакәт урыныннан качкан очракта гына административ җаваплылык билгеләү каралган. Калган очракларда катгый җаваплылык, ягъни җинаять җаваплылыгы билгеләү каралган”, - диде Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/17/184729/

Комментарийлар