Логотип «Мәйдан» журналы

Дәүләт Думасы Россиядә роумингны бетерү турындагы канунны хуплады

Дәүләт Думасы депутатлары Россиядә милли һәм челтәрләр эчендәге роумингны бетерү турындагы канун проектын беренче укылышта ук кабул итте.Узган елның июнь аенда әлеге документны башында Сергей Миронов ...

Дәүләт Думасы депутатлары Россиядә милли һәм челтәрләр эчендәге роумингны бетерү турындагы канун проектын беренче укылышта ук кабул итте.
Узган елның июнь аенда әлеге документны башында Сергей Миронов торган "Гадел Россия" фракциясе әгъзалары эшләгән иде.
Парламентарийлар белдерүенчә, канун проектының максаты - Россиянең кайсы өлкәсендә булуына карап элемтә хезмәте өчен тарифларның үзгәртеп, арттырылып түләнүен бетерү. Алар фикеренчә, роуминглы элемтә илдә бу хезмәтне бар кеше дә куллана алу мөмкинлегенә комачаулык итә һәм элемтә операторлары өчен ул бары тик өстәмә керем булып тора, дип яза "РИА Новости".
 
Фото: https://pixabay.com
 
 

Комментарийлар