
Документта әйтелгәнчә, вакытлы чикләүләр аерым категория транспортка, аларның тәгаен экологик класстагыларына, атнаның билгеле көннәре һәм вакытына бәйле булырга мөмкин. Юл хәрәкәтендәгеләр бу хакта бер ай алдан ук хәбәрдар булырга тиеш. Әлеге комитет парламентка канун проектын беренче укылышта ук кабул итәргә тәкъдим ясаган.
Ишеткән булсагыз, моңа кадәр парламент утырышында йөк төялгән машиналар өчен Мәскәү үзәгенә керүне түләүле итү турында тәкъдим ясалган иде инде.
Комментарийлар