Логотип «Мәйдан» журналы

Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Чаллыда Юл-транспорт һәлакәтләрен теркәү үзәген ачты

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Ленар Габдрахманов Чаллыда Юл-транспорт һәлакәтләрен теркәү үзәген ачты. Бу хакта республика ЮХИДИендә хәбәр иттеләр.Кичә Чаллыда Юл-транспорт һәлакәтләрен тер...


Татарстан Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Ленар Габдрахманов Чаллыда Юл-транспорт һәлакәтләрен теркәү үзәген ачты. Бу хакта республика ЮХИДИендә хәбәр иттеләр.


9076


Кичә Чаллыда Юл-транспорт һәлакәтләрен теркәү үзәген ачу тантанасы булды. Чарада республика Дәүләт автоинспекциясе башлыгы, Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы, Чаллы Эчке эшләр идарәсе башлыгы һәм Автошәһәрнең ЮХИДИ башлыгы катнашты.



«Юл-транспорт һәлакәтләрен теркәү үзәге ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашыннан башка юл-транспорт һәлакәтләрен рәсмиләштерүне оптимальләштерергә, транспорт чараларын йөртүчеләрнең вакытын шактый экономияләргә, шулай ук юллардагы бөкеләрдән котылырга ярдәм итәчәк», - диде Ленар Габдрахманов.





Үзәктә аварияләрне операторлар ярдәмендә дә, мөстәкыйль хәбәрләр системасы аша да рәсмиләштерергә мөмкин. Оешмада шулай ук ЮХИДИ хезмәткәрләре, иминият компанияләре вәкилләре һәм эксперт-бәяләүчеләр эшли.


Барлык процедураларны үткәннән соң һәлакәттә катнашучылар үз иминият компанияләренә мөрәҗәгать итә алалар.

 
Фото: Республиканская Госавтоинспекция

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар