Дәрдемәнднең тууына 160 ел тулуга багышлап шигырь бәйгесе игълан ителде
Татарстан Мәдәният министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге белән берлектә шагыйрь, философ Дәрдемәнднең (Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев) тууына 160 ел тулуга багышлап иҗат ителгән...

Бәйгедә катнашу өчен 17 яшьтән 35 яшькәчә булган яшь талантлы шагыйрьләр чакырыла.
Бәйге 3 этапта үткәрелә. Беренче этап (читтән торып) 2018 елның 29 декабрендә старт алды.
Бәйгегә эшләрне һәм гаризаларны кабул итү 2019 елның 20 февраленә кадәр дәвам итә.
Бәйгедә катнашу өчен гариза һәм иҗат эшләрен poet2018@mail.ru электрон адреска һәм кәгазьдәге нөсхәсен Татарстан Язучылар берлегенә җибәрергә кирәк. Берлек адресы: Казан шәһәре, Мөштәри урамы, 14 нче йорт.
Бәйге нигезләмәсе: https://clck.ru/F5LAB
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/23/179368/
Комментарийлар