Логотип «Мәйдан» журналы

Депутатлар зур сәүдә челтәрләрендә җирле җитештерүчеләрнең товарлары аз булуына борчыла

Татарстан парламентының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында аерым сәүдә челтәрләренең монополизациясе, аларда җирле җитештерүчеләрнең товарлары сир...

Татарстан парламентының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында аерым сәүдә челтәрләренең монополизациясе, аларда җирле җитештерүчеләрнең товарлары сирәк очравы проблемасы күтәрелде. Депутатлар бу мәсьәләгә карата борчуларын җиткерделәр.
Бу хакта ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов билгеләп узды. Пенза өлкәсе парламенты вәкиле Михаил Лисин үзләрендәге тәҗрибә белән уртаклашып, аларда зур сәүдә челтәрләре өчен инвестицион килешү төзү шарты куелганын әйтте. Бу килешү товарларны киштәгә куюга кагыла, ягъни, зур сәүдә объекты үз киштәләрендә җирле җитештерүчеләрнең товарларын куярга бурычлы.
Бу темага депутат, "Челны-хлеб" җәмгыяте генераль директоры Рафаэль Юнысов кушылды. Ул сәүдә челтәрләре икмәк продукциясенә бәяне 100 процентка арттыруларына зарланды. Аның фикеренчә, бу мәсьәләне Дәүләт Советы утырышында карап, федераль үзәккә, товарга бәя арттыруның бер чиген билгеләү мөрәҗәгате белән чыгарга кирәк.
"Федераль челтәргә продукция кую мәсьәләсе белән 2016 елдан шөгыльләнә башладык. Күпмедер дәрәҗәдә челтәрләргә кертә башладык. Кибеттә сатыла торган товар акчасының 60 проценты җитештергән кешенеке булырга тиеш. Сәүдә челтәрләре Татарстанга күп килә, халыкның монда түләргә мөмкинлеге бар. Шул ук вакытта, алар үзләре белән читтән товарлар алып килә", - ди комитет рәисе Таһир Һадиев.
"Килеп кергән очракта, килешү төзергә кирәк: үзебезнең күпмедер продукция дә, әйтик, 30-40 проценты, кибет киштәләрендә булырга тиеш. Кибетләрне без сыйфатка, стандартка туры килә торган товар белән тәэмин итәргә тиешбез. Шушы әйберләр эшләнгән очракта, Курскка, Волгоградка, башка җиргә дә җибәрергә була", - ди ул.
Комитет рәисе Федераль законга да үзгәрешләр кертү кирәк, дип саный. "Җирле товар җитештерүчеләрнең продукциясе күләме 30 дан алып 60 процентка якын булырга тиеш. Безнең, кызганыч, күп кенә продукция 5-6, 10 проценттан да артмый. Товарны җитештерү генә түгел, сата да белергә кирәк. Соңгы елларда күп кенә кечкенә кибет бизнеслары юкка чыкты", - дип искәртте Һадиев журналистларга.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/15/184590/

Комментарийлар