Денис Вәлиев: Татарстанның өч телле мәктәпләрен Казахстан моделе буенча оештыралар
Казахстан тәҗрибәсен Татарстанда өч телле мәгариф системасы өлкәсендә үзләштерергә карар ителгән – быел республикада шундый ук укыту системасы булган ике мәктәп ачылачак. Бу хакта Татарстан Республика...
Казахстан тәҗрибәсен Татарстанда өч телле мәгариф системасы өлкәсендә үзләштерергә карар ителгән – быел республикада шундый ук укыту системасы булган ике мәктәп ачылачак. Бу хакта Татарстан Республикасының бу илдәге Тулы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиевка сылтама белән Казахстан халыклары Ассамблеясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Безнең өчен бик актуаль мәсьәләләр – ул милли телләрне саклау. Без, Россия Федерациясе составындагы республика буларак, балалар бер үк вакытта үзләренең туган телен, рус һәм инглиз телләрен өйрәнә торган мәктәпләр тәҗрибәсен актив өйрәнәбез. Безнең беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев Казахстан тәҗрибәсенә игътибар итте. Һәм бүген Татарстанда Казахстан моделе буенча ике мәктәп төзеләчәк», – дип белдерде Тулы вәкаләтле вәкил Жансеит Туймембаев белән очрашуда.
Вәлиев сүзләренчә, Казахстанның Россия белән кызыксынуы зур, ә Татарстан, үз чиратында, ике яклы мөнәсәбәтләр үсешенә ярдәм итәргә әзер.
«Без Казахстан өчен Россия Федерациясенә капка булуыбызга шат. Без балалар, студентлар һәм өлкән белгечләр бергә эшли алырлык проектлар тәкъдим итәргә тырышабыз», – дип өстәде Денис Вәлиев.

- «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев республикада заманча гомуми белем бирү комплексын булдыру буенча яңа проект тәкъдим иткәнлеген хәбәр иткән иде. Казанның 165 нче мәктәбе яңа белем бирү учреждениесе өчен база булырга мөмкин.
Комментарийлар