ДЧ-2018 көннәрендә Казанда 36 илдән 300 меңнән артык турист булган
Футбол буенча дөнья чемпионаты көннәрендә Казанда 36 илдән 300 меңнән артык турист булган, дип яза Казан мэриясе матбугат хезмәте.Туризм өлкәсендә хезмәтләр күләме 11,2 млрд сум тәшкил иткән – узган е...
Футбол буенча дөнья чемпионаты көннәрендә Казанда 36 илдән 300 меңнән артык турист булган, дип яза Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Туризм өлкәсендә хезмәтләр күләме 11,2 млрд сум тәшкил иткән – узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, 6 тапкыр күбрәк. Бу саннарны шәһәр матбугат үзәгендә ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итте.
Бер туристның уртача чегы 37 мең сум тәшкил иткән, чит ил туристларының чегы Россия туристларыныкына караганда 40% ка югарырак булган. ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе игътибар иткәнчә, ДЧ вакытында туристлар чыгымнары, башка чаралар вакыты белән чагыштырганда, артык булган.
Җанатар портреты турында сөйләгәндә, туристларның 58% - Россиядән, 42% - чит илләрдән. Сораштыру нәтиҗәләре буенча, Казанга ешрак 24-34 яшьлек ир-атлар килгән. Алар дуслары белән очкычта килеп, кунакханә яки хостелларда тукталганнар.
Сораштыру күрсәткәнчә, кунакларның күпчелеге Казанда булу белән канәгать калган: 75% турист монда ялларын 10 баллга бәяләгән, 8-9 балл куючыларны да исәпкә алганда, Казанга сәфәрләре белән 95% турист канәгать калган.
Казан һәм Татарстанда туристларга, нигездә, атмосфера, кичерешләр, яхшы оештыру, масштаблылык, бәйрәм, кунакчыллык, энергетика ошаган.
Сергей Иванов билгеләп үткәнчә, Австралиядән килгән җанатарлар саны сюрприз булган. Моннан кала, күптән түгел Казанда Оман байкерлары булган, алар шәһәрнең кунакчыллыгына һәм хөкем сөргән куркынычсызлык хисенә таң калганнар.
Фото: https://www.kzn.ru

Комментарийлар