Логотип «Мәйдан» журналы

Давыл вакытында һәлак булган хатын-кызның туганнарына компенсация түлиләр

Татарстан буенча узган көчле давыл корбаны Мөслимдә яшәгән 34 яшьлек Лилия Н. булды, дип яза "Вести КАМАЗа" басмасы. Тикшерүчеләр белдерүе буенча, кибетче эш сменасы бетеп урамга чыккан, аны алыр...

Татарстан буенча узган көчле давыл корбаны Мөслимдә яшәгән 34 яшьлек Лилия Н. булды, дип яза "Вести КАМАЗа" басмасы.
 
Тикшерүчеләр белдерүе буенча, кибетче эш сменасы бетеп урамга чыккан, аны алырга машинада ире килгән булган. Хатын-кыз машинага килеп җиткән, шул минутта көчле җил һавага күтәргән түбә аның өстенә килеп төшкән. Аның ике баласы калган.
 
Бу фаҗигага Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та битараф калмады. Ул һәлак булган хатын-кызның гаиләсенә 1 млн сум күләмендә компенсация түләргә дигән карар чыгарды. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.
 
 

Комментарийлар