Логотип «Мәйдан» журналы

Давыл Чаллыны да әйләнеп узмады: шәһәрдә көчле җил агачларны һәм автомобильне аударган

Бүген Казанда һәм Татарстан районнарында котырган давыл Чаллыны да әйләнеп узмады.Социаль челтәр кулланучылар ауган агачлар һәм машина турында фотолары белән уртаклаша. Шаһитлар төшергән фотоларг...

Бүген Казанда һәм Татарстан районнарында котырган давыл Чаллыны да әйләнеп узмады.Социаль челтәр кулланучылар ауган агачлар һәм машина турында фотолары белән уртаклаша.
 
Шаһитлар төшергән фотоларга караганда, Казан проспектында көчле җил каен агачларын сындырган, шулай ук ГЭС бистәсендә дә шактый агачлар зыян күргән, ә  5/05 йорты янында агач  Chevrolet Lacetti автомобиле өстенә ауган. 65 нче мәхәлләдәге төзелештә коймаларны аударып ташлаган.  Ә 25 нче мәхәлләдә давыл хәтта «Газель Next» машинасын аударган.
 
1527688930_bhiybgzq_re Фото: «БИЗНЕС Online»
 
1527687769_gaflolyq4aa Фото: vk.com/chelvk
 
 
1527687835_rdf5jrwz6jk Фото: vk.com/chelnynews_ru

Комментарийлар