Данлыклы “КАМАЗ-мастер” командасы спортчылары чираттагы “Дакар” ярышларына әзер
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Дакар-2017” ралли-марафонына старт алдыннан, егетләр белән очрашты. Ул Тарловкадагы сынау полигонында булып, күнегү әйләнәсе...
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Дакар-2017” ралли-марафонына старт алдыннан, егетләр белән очрашты.
Ул Тарловкадагы сынау полигонында булып, күнегү әйләнәсен ике тапкыр узып, машиналарның ярышларга әзерлеген үзе тикшерде.
Рөстәм Нургали улы өчен автоспорт ят түгел. Ул – финанс министры булып эшләгәндә шактый күп ярышларда катнашып, җиңү яулаган спортчы. “КАМАЗ-Мастер” техникасында әйләнеп килгәч, үзенең тәэсирләре белән уртаклашып: “Машина бик тәэсирле, монда барысы да уйланылган. Амортизация яхшы, тизлек, руль, мотор – барысы да әйбәт. Заманча джиплар мондый авырлыкларга чыдамас иде, ә бу техника юлны җиңел үтә. Ярышта машина йөртүченең арымавы мөһим, шуңа күрә безнең машиналар “Дакар”га җитди әзерләнгән. Ышанам, безнең барысы да әйбәт булыр”, – диде ул.
Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев тә, “КАМАЗ-Мастер” командасы өчен җан атачагын белдерде. “Команданың иң тугры җанатарлары Яр Чаллыда, “Зәңгәр арамда” яшь буын өчен җиңүгә омтылыш һәм тырышлык үрнәге булып тора. “КАМАЗ-Мастер” – илебезнең автомобиль сәнәгате тарихында аерым урын били. Бу милли бренд кына түгел, ә беренче чиратта кешеләр. Һәр спорт автомобиле башыннан алып ахырга кадәр профессионаллар кулы белән эшләнә. Чираттагы ралли-марафонга озатканда, без егетләрнең үз холыкларын күрсәтүләренә һәм аларны кабат бүләкләр белән каршы алачагыбызга ышанабыз”, – диде ул.
Спортчыларны озатырга РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм “КАМАЗ” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин да килгән иде.
Исегезгә төшерәбез, “КАМАЗ-Мастер” спортчылары Франциягә машиналарын техник тикшерүгә киттеләр. 30 декабрьдә машиналар Парагвайда старт урынында янә тикшереләчәк, ә 2 гыйнварда команданы беренче җитди участок көтә. Ярышлар 14 гыйнварда Буэнос-Айреста тәмамлана.
Ә “Африка Эко Рейс” ярышлары 31 декабрьдә Монакода башлана һәм 14 гыйнварда Сенегалда тәмамлана. Маршрут “Дакар”ның иске схемасы буенча уза. Илебез данын әлеге ярышта Андрей Каргинов һәм Сергей Куприянов экипажлары яклый.

Комментарийлар