Логотип «Мәйдан» журналы

Дания Заһидуллина: Тукайның «Мәҗмугаи асаре» китабы һәр татар гаиләсендә булырга тиеш

Филология фәннәре докторы, әдәбият белгече Дания Заһидуллина татар шагыйре Габдулла Тукайның «Мәҗмугаи асаре» басмасы һәр татар гаиләсендә булырга тиеш дип саный.«Татар мәдәнияте белән кызыксынган һәр...

Филология фәннәре докторы, әдәбият белгече Дания Заһидуллина татар шагыйре Габдулла Тукайның «Мәҗмугаи асаре» басмасы һәр татар гаиләсендә булырга тиеш дип саный.
«Татар мәдәнияте белән кызыксынган һәр гаиләдә Тукайның бу җыентыгы булырга тиеш. Безгә үз мәдәниятебез белән горурланырга, аны оныкларыбызга тапшырып, аларга да шушы кыйммәтне җиткерергә кирәк», — диде ул «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» китабын тәкъдим итү кичәсендә.
Галимә Тукайның «Мәҗмугаи асар”ы басылу — XX гасырда ук зур вакыйга булуын әйтте. «Моңарчы бер генә язучы, шагыйрьнең дә мондый дәрәҗәдә әсәрләр җыентыгы басылмаган. Беренче булып, әлеге эшкә нәшир Гыйльметдин Шәрәф алына. Шагыйрьнең үзен әсәрләр сайлауга җәлеп итеп, затлы рәсемнәр белән бизәлгән, тематик структурага салынган китап эшләргә алына», — диде ул.
«Габдулла Тукай үзе дә бу эшне шатланып кабул итә, ул үзенең иҗатын, әсәрләрен иләк аша уздыра. Кайбер текстларны җыентыкка кертүдән баш тарта. Икенче яктан, бу җыентык татарларда китап белеме, сәнгатенең үскәнлеге күрсәткече дә», — ди Дания Заһидуллина.
Галимә фикеренчә, җыентыкны яшь Тукай төзегән дип каблу итәргә кирәк. ! Димәк, XX йөз башы татар яңарышы Тукай һәм аннан башка 500 битлек әсәрләр чыгарырлык язучылар, шагыйрьләр үстергән. Алар җыентыклары белән татар милли үзаңын тагын да биеккә, яктыга өндәрлек иҗатчылар дәрәҗәсендә булган дип әйтә алабыз», — диде ул.
 

Фото: Салават Камалетдинов


Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/16-02-2022/daniya-za-idullina-tukayny-m-mugai-asare-kitaby-r-tatar-gail-send-bulyrga-tiesh-5849546

Комментарийлар