Логотип «Мәйдан» журналы

Дания Заһидуллина татар мәктәпләре ачарга хокукый нигез булуын искәртте

Бүген Казанда VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашучыларга Татар халкының үсеш стратегиясе эскизын тәкъдим иткәндә, Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина...

Бүген Казанда VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашучыларга Татар халкының үсеш стратегиясе эскизын тәкъдим иткәндә, Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина аларны татар мәктәпләре һәм татар төркемнәре ачарга өндәде. Ð”ания Заһидуллина татар мәктәпләре ачарга хокукый нигез булуын искәртте
“РФ Конституциясендә дә, ТР Конституциясендә дә, Мәгариф турындагы законда да Татарстанда һәм Татарстаннан читтә татарлар тупланып яши торган төбәкләрдә татар мәктәпләре, татар төркемнәре, балалар бакчаларында төркемнәр ачу хокукый яктан нигезләнгән. Андый хокукый мөмкинлек бар. Әйдәгез, ачыйк, әйдәгез булдырыйк”, - диде ул.
Заһидуллина искәрткәнчә, Татар халкының үсеш стратегиясе шушы хокукый нигезләрне күрсәтү максатын күздә тота.
Дания Заһидуллина эшмәкәрләрдән бу эштә финанс ярдәм күрсәтүләрен сорады. “Сез үз төбәгегездә сүз әйтә алырлык, бу эшкә финанс ярдәме кертә алырлык кешеләр”, - диде ул.

  • VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында быел 800ләп кеше катнаша.


Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/14/182595/

Комментарийлар