Логотип «Мәйдан» журналы

Данис Зарипов Гагарин Кубогын Алабуга районына алып кайткан

Кичә, 12 июль көнне, Алабуга районы Татар Дөм-дөм авылына Казанның "Ак Барс" командасының иң яхшы форвардларының берсе, хәзер Магнитогорскиның "Металлург" командасы өчен чыгыш ясаучы Данис Зарипов кил...

Кичә, 12 июль көнне, Алабуга районы Татар Дөм-дөм авылына Казанның "Ак Барс" командасының иң яхшы форвардларының берсе, хәзер Магнитогорскиның "Металлург" командасы өчен чыгыш ясаучы Данис Зарипов килгән.
загружено
Танылган спортчы өчен Дөм-дөм авылы авыл бик кадерле, ул биредә каникулларын үткәргән, балыкка йөрергә, футбол уйнарга яраткан.
Хәзер ул ел саен Алабуга районында җанатарларын куандыра. Бирегә аның белән очрашуга  Менделеевск районы, Чаллы, Киров өлкәсе һәм Ижаудан фанатлар килә. Зариповны авылдашлары кайнар чәй һәм чәкчәк белән каршы алганнар.
Танылган хоккейчыны район Башкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов каршы алган. Ул район башлыгы исеменнән кунакны сәламләп, район турында китап бүләк иткән.
Спортчы очрашуга килүчеләргә рәхмәт белдергән. Данис Зарипов үзе белән Гагарин Кубогын алып килгән. Шуны да искәртеп үтү кирәк, Магнитогорскиның "Металлург" командасы форварды -  тарихта бу трофейга дүрт тапкыр ия булган беренче спортчы.
Кубок янына яшь спортчылар җыелган. Данис Зарипов аларның һәрберсе белән фотога төшкән. Очрашу, хоккейчы катнашында, футбол уйнау белән тәмамланган.

«Новая Кама» газетасы

Комментарийлар