Логотип «Мәйдан» журналы

Данир Сабиров ни өчен улын яшерә?

Әйе-әйе, аның улы да бар. Бу көннәрдә аның бер яше тулган.Популяр артист, юмор остасы Данир Сабиров инстаграмдагы дусларына һәрвакыт тормышындагы яңалыкларны һәм гаиләсенең шатлыклы вакыйгаларын сөйли...

Әйе-әйе, аның улы да бар. Бу көннәрдә аның бер яше тулган.

Популяр артист, юмор остасы Данир Сабиров инстаграмдагы дусларына һәрвакыт тормышындагы яңалыкларны һәм гаиләсенең шатлыклы вакыйгаларын сөйли.
Данир Сабировның әле күптән түгел генә асрауга эт алып, аңа исем сайлавы да исегездәдер. Менә инде "улым" да булды, дип шаяртты ул. Күптән түгел артист тормышында зур вакыйга булган – Кемальнең туган көне икән! «Кемальга 1 яшь. Уйлыйбыз, кайсы ресторанга барырга микән, дип. Ты всегда в ответе за тех, кого приручил», – дип шаярта Данир Инстаграм тасмасында.
Комментарийларда Данир Сабировка тәкъдим ителгән рестораннар исемлеге дә шактый бай, тамашачылар артистка этнең күңелен күрүнең төрле ысулларын тәкъдим иткәннәр.
Фото: Инстаграм

«Кызыл таң»

Комментарийлар