Логотип «Мәйдан» журналы

Данил Салихов язучыларны яңа геройлар уйлап табарга чакыра

Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе Данил Салихов татар балалар язучылары Тукай уйлап тапкан Су анасы һәм Шүрәле образларына ябышып ятарга тиеш түгел дип саный. Бу хактагы фикерен ул “Татар-информ”да...

Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе Данил Салихов татар балалар язучылары Тукай уйлап тапкан Су анасы һәм Шүрәле образларына ябышып ятарга тиеш түгел дип саный.
2636
Бу хактагы фикерен ул “Татар-информ”да узган түгәрәк өстәлдә әйтте. Сөйләшү татар балалар әдәбияты проблемаларына багышланды.
“Безнең әдәбият әкиятләрдән башлап тәрбиягә корылган. Үз көчең белән эшләп табарга, намус белән яшәргә. Без шушы идеология белән яшәдек һәм иҗат иттек.
“Балалар чит ил әсәрләренә, фантастикага тартыла” дибез. Алар нинди тәрбия бирә соң? Ул ягы да бар бит әле. Нинди генә әсәрне алсак та, татар халкының пакъ, чиста тәрбияле булуы ярылып ята, олыны-олы, кечене кече иткәннәр”, - диде ул.
Данил Салихов фикеренчә, бүгенге әдәбиятта балаларны җәлеп итү, тартып китерү, яңа технологияләр белән эшләү җитеп бетми.
“Чыннан да без Су анасы, Шүрәледән бераз читкә китәргә тиеш инде. Безнең үзебезнең яңа геройлар булырга тиеш. Һәр балалар язучысы уйланырга, үзенең әдәби процессында “Менә бу чыннан да шушы язучының герое бит” дип, гасырлардан-гасырларга бара торган герой булдырырга, әсәр язарга тиеш”, - дип саный берлек җитәкчесе.
Данил Салихов фикеренчә, әгәр язучы шундый герой табып, укучыны үзенә тартып ала икән, ул баланың күңелендә дә, үзе дә әдәбиятта кала.
Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/28/181757/

Комментарийлар