Данил Салихов: Тукай премиясе алганнан соң, күп язучылар сүлпәнәйде
Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе Данил Салихов фикеренчә, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләген алганнан соң, күп язучылар сүлпәнәйде. Бу хакта ул “Татар-информ”да узган түгәрәк өстәлдә әйтте.“Премия...
Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе Данил Салихов фикеренчә, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләген алганнан соң, күп язучылар сүлпәнәйде.

Бу хакта ул “Татар-информ”да узган түгәрәк өстәлдә әйтте.
“Премия ул стимул булырга тиеш. “Мин шушы премияне ала алсам иде, ала алырмынмы икән?” дип тә үсәргә тиеш язучы. Мин иманым камил дип әйтәм, күп еллардан бирле күзәтәм, Тукай премиясен алганнан соң, язучыларның бик күпләре сүлпәнәйде. Ала ул югары планканы да туктый. Һәрвакытта да стимул булырга тиеш”, - диде Данил Салихов.
Аңа каршы шагыйрь Рафис Корбан: “Тукай бүләген картаеп беткәч бирәләр, язарлыгы калмый аның”, - дип җавап бирде.

Комментарийлар