Данил Салихов Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайланды
Кичә, 16 июнь көнне, ТР Язучылар берлегенең XVIII корылтаенда алдагы дүрт елга (2016-2020) яңа рәис сайланды. Бу вазифаны Данил Салихов башкарачак. Тавыш биргән 231 кешенең 132 се аны сайлаган. Фото...
Кичә, 16 июнь көнне, ТР Язучылар берлегенең XVIII корылтаенда алдагы дүрт елга (2016-2020) яңа рәис сайланды. Бу вазифаны Данил Салихов башкарачак. Тавыш биргән 231 кешенең 132 се аны сайлаган.
Фото http://tat.tatar-inform.ru сайтыннан алынды.
Башка кандидатлар: Илфак Ибраһимов - 63, Ркаил Зәйдулла - 22, Рифат Сәләх 7 тавыш җыйган. 7 бюллетень бозылган дип танылган.
Язучылар берлеге рәисе вазифасына соңгы дүрт елда шушы вазифаны биләгән Рафис Корбан сайлауга кадәр ясаган чыгышында үз кандидатурасыннан баш тартты. Моны ул корылтай барышында берничә әгъзадан үзенә карата канәгатьсезлек сүзләре ишетүе һәм алдагы елларда иҗат белән шөгыльләнергә теләве белән аңлатты. Кандидатларның һәркайсы Язучылар берлеге эшенә мөнәсәбәттә күзаллаулары белән чыгыш ясады.
Татар драматургы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе (2000), Татарстан Язучылар һәм Россия тетр әһелләре берлекләре әгъзасы Данил Хәбибрахман улы Салихов 1958 елның 7 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Киров исемендәге совхоз бистәсендә дөньяга килгән.
1976 елда бистәдәге урта мәктәпне тәмамлый, Казан музыка училищесының вокал бүлегенә укырга керә. Өченче курс программасын үткәч, белемен арттыру максаты белән, Казан театр училищесына укырга күчә һәм, 1983 елда аны тәмамлап, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли башлый. 1985-1991 елларда ул — К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында актерлык хезмәтендә. Аннары Данил Салихов театрдан китә һәм 1992-1993 елларда Татарстанның «Салават күпере» балалар журналы редакциясендә баш мөхәррир урынбасары булып эшли. Д.Салихов 1993 елның гыйнварыннан башлап 2006 елның июленә кадәр ике вазифа башкара. 1993-1998 нче елларда Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары вазифасы белән беррәттән, 2006 елның июленә кадәр Татарстан Әдәби фонды директоры, 1998 елдан 2006 нчы елга кадәр Әдәби фонд белән бергә авторларның милек саклау оешмасы директоры вазифаларын үти. 2006-2010 елларда Әлмәт Язучылар оешмасында - җаваплы секретарь.

Комментарийлар