Логотип «Мәйдан» журналы

«Дакар-2018»дә алты этаптан соң, Эдуард Николаев экипажы беренчелекне саклый

«Дакар-2018» раллиеның алты этабыннан соң, Эдуард Николаев экипажы йөк машиналары арасында гомуми зачетта беренче урынны саклап калды. Фото:  http://kamazmaster.ru - Eric Vargiolu / DPPIАлтынчы этапны...

«Дакар-2018» раллиеның алты этабыннан соң, Эдуард Николаев экипажы йөк машиналары арасында гомуми зачетта беренче урынны саклап калды.
500 NIKOLAEV EDUARD (RUS) Legende, YAKOVLEV EVGENY (RUS), RYBAKOV VLADIMIR (RUS), KAMAZ, Camion, truck, action during the Dakar 2018, Stage 5 San Juan De Marcona to Arequipa, Peru, january 10, Peru, january 9 - Photo Eric Vargiolu / DPPI Фото:  http://kamazmaster.ru - Eric Vargiolu / DPPI
Алтынчы этапның финишы Боливия территориясендә узды. Биредә һава торышы кискен үзгәрү, кар һәм боз яву нәтиҗәсендә, раллида катнашучыларга бормалы тайгак юллардан үтәргә туры килде. Бу этапта Iveco машинасында Федерико Виллагра беренче булып килде.
Әлеге этапта «КАМАЗ-Мастер» командасы экипажларының нәтиҗәләре түбәндәгечә булды: Дмитрий Сотников – дүртенче, Эдуард Николаев – алтынчы, Айрат Мәрдиев – сигезенче һәм Антон Шибалов – унберенче.
Йөк машиналары арасында генераль зачетта Сотников экипажы бишенче урынга күтәрелде, Мәрдиев – җиденче, Шибалов унөченче урында калды.
Бүген узышта катнашучыларның барысы да ял итә, җиденче этап 13 гыйнварда үтәчәк.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар